Барлык яңалыклар
Атайсал
19 апрель 2023, 10:10

Яңа мәчет төзелеп килә

Көнчыгыш микрорайоны (халык телендә Тау башы) үзе бер зур бистә булып, биредә яшәр өчен уңайлыклар елдан-ел арта. Азык-төлек һәм төзелеш, хуҗалык кирәк-яраклары сатыла торган берничә кибете, балалар бакчасы, мәктәбе бар. Үзәк урамнарда тротуарлар салына, таш юллар түшәлә. Әле күптән түгел иман йорты да төзелә башлады.

Көнчыгыш микрорайоны халкы өчен бу зур шатлык. Күп еллар элек Көнчыгыш микрорайоны төзекләндерелә башланса да, мәчете генә булмый. Финанс мөмкинлекләре җитмәгәнлектән, башлап җибәрергә батырчылык итүче дә табылмый. Ниһаять, бу эшне заманында районның гаярь егете булган Вәсилҗан абый Галин үз өстенә ала. Гаиләсе белән зур төзелешне ерып чыгып яталар.
– Бу мәсьәлә миңа күптән тынгылык бирми иде, – ди ул. – Аллаһ Тәгалә кушуынча, төзелешне оештырып җибәрдек. Башлап җибәрергә генә кирәк икән, авыл халкы – яше-карты, дәррәү эшкә тотындык. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Бүген алдыбызда балкып торган мәчет – уртак эшебезнең нәтиҗәсе.
Мәчет төзелешеннән авыл халкының, биредә туып, хәзер читтә яшәүчеләрнең берсе дә диярлек читтә калмаган. Кем акчалата ярдәм күрсәткән, кем үз хисабына төзелеш, төзекләндерү эшләре алып барган.
– Күптән түгел генә биредә бергәләп нигез ташын салган идек, быел менә мәчет ишекләрен ачарга ниятлибез. Ул Бораебызга үзенең нурын сибеп, һәр гаиләгә тагын да бәхет, изгелекләр өстәсен иде. Алга таба да тынычлыкта, матур итеп яшәргә насыйп булсын! – ди изге теләкләре белән Илдар Галин. Ул шушы мәчетнең имам-хатибы булачак.
– Шушы тирәдә яшәгәч, төзелеш башыннан ахырына кадәр күз алдында барды. Бик тиз эшләделәр, шаккатып карап тордым. Намаз укырга үзәккә йөри торган идем, хәзер инде озакламый үзебез кырыбызда гына булачак мәчетебез, – ди якында гына яшәүче Әлфия ханым. – Бирегә йөрергә якын. Мәчет тышыннан ук балкып, үзенә тартып тора. Эчләре дә бик яхшы итеп эшләнгән.
Әлеге вакытта мәчеттә азан әйтелә, намазлар укыла башланган. Озак көттерми, ачылу тантанасы да булыр. Өлкәннәр өчен генә түгел, урта буын, яшьләр өчен дә көтеп алган куанычлы вакыйга булыр бу. Борай авылы халкы гына түгел, бүтән авыллардан да, районнардан да килүчеләр булыр дип ышанасы килә.

Яңа мәчет төзелеп килә
Яңа мәчет төзелеп килә
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: