Янгын пирсы – ул сулык ярында урнашкан һәм анда янгын сүндерү автомобильләрен урнаштыру өчен билгеләнгән корылма, ул һава торышы һәм тәүлекнең вакыты нинди булуга карамастан, теләсә кайсы мизгелдә янгыннарны сүндерү өчен су алу максаты белән төзелә. Колай авылында табигый сулык – буа бар, ә менә аңа керү өчен уңайлы юл да, янгын чыккан очракта, аннан су алу мөмкинлеге дә юк иде.
Пирс төзелеше – бик мөһим вакыйга һәм кирәкле эш. Янгыннарны сүндерү өчен су һәрвакыт кирәк һәм ул җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Безнең авыл биләмәсендә бу корылма булуга без бик шатбыз. Хәзер янгын сагы хезмәткәрләре әлеге объекттан файдалана ала, әлбәттә, бу халыкның хәвефсезлеген тәэмин итүгә ярдәм итәчәк, – диде Каенлык авыл биләмәсе башлыгы Марат Фазлыев.