Барлык яңалыклар
Антитеррор
30 апрель 2021, 10:06

Бергәләп көрәшик

Районда 19-30 апрельдә террористик һәм экстримистик күренешләрне булдырмау максатыннан оператив-эзләү һәм профилактик чаралар комплексы үтә.

Русия Эчке эшләр министрыгының Борай районы буенча бүлеге тарафыннан терроризм һәм экстримизмга каршы эшчәнлеккә зур игътибар бирелә. Террористик җинаятьләргә кергән иң таралган җинаятьләрнең берсе – РФ Җинаять кодексының 207нче статьясында каралган “Террористик акт турында белә торып ялган хәбәр әйтү”. Бу җинаятьнең иҗтимагый куркынычы шунда ки, дәүләт-власть институтларының, ашыгыч ярдәм, янгын саклау, гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренең гадәти эшчәнлеге бозыла, хокук саклау органнарының ялган хәбәрне тикшереп төп эшенә зыян килә, шулай ук гражданнарның хокуклары бозыла.
Терроризм һәм экстримизмны кисәтү – дәүләт бурычы гына түгел, гражданлык җәмгыятенең, гражданнарның да бурычы. Әгәр дә сезгә террористик актлар, экстримизм күренешләре турында билгеле була икән, сез хокук саклау органнарына хәбәр итәргә хокук-лы һәм бурычлы.
Читайте нас: