Һәм террористик акт янаган вакытта хәвефсезлек чараларын искә төшерде:
Һәрвакыт тирә-ягыгыздагы хәлне контрольдә тотыгыз, бигрәк тә транспорт чараларында, мәдәни-күңел ачу, спорт һәм сәүдә үзәкләрендә.
Караучысыз калган әйберләр табылганда, аларга кагылмыйча, бу хакта машина водителенә, объектның хәвефсезлек хезмәте, полиция органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез. Шикле пакет, тартмалар, башка предметның эчен ачып карамагыз. Хуҗасыз әйберләргә тимәгез, алар ничек кенә кызыктыргыч булса да. Аларда (сыра астыннан банкларда, кәрәзле телефоннарда, уенчыкларда һ.б.) шартлаткыч җайланмалар яшерелгән булырга мөмкин. Урамда җирдә яткан әйберләрне типмәгез.
Соңгы вакытта гражданнарның шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин шикле предметларны табу очраклары еш күзәтелә. Мондый предметларны транспортта, баскычларда, фатир ишекләре янында, учреждениеләрдә һәм җәмәгать урыннарында табалар. Табылган әйберләргә беркайчан да кагылмагыз, аларны ачмагыз. Аны тапкан вакытыгызны исегездә калдырыгыз. Якын-тирәдәге кешеләрне табылдыктан ераграк җибәрергә тырышыгыз. Оператив-тикшерү төркеме килгәнен көтегез, исегездә тотыгыз, сез – бик мөһим шаһит.
Полиция бүлеге район халкын үз сайлау хокукларын тормышка ашыру барышында законлылыкны һәм тәртип сакларга, башка гражданнарның хокукларын хөрмәт итәргә, уяу һәм игътибарлы булырга чакыра. Әзерләнә торган теракт турында очраклы рәвештә белеп калсагыз, кичекмәстән бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны: 8 (347) 279-32-92, район эчке эшләр бүлегенең: 2-19-32 яисә 8-999-741-11-59.