Барлык яңалыклар
WorldSkills Russia в Уфе
4 октябрь 2021, 14:00

Тормыш юлларыннан гел янәшә

60 ел бергә гомер итү бәхете һәркемгә тими. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү – үзе бер бәхет. Борайда яшәүче Галиевлар гаиләсе шундый бәхетле парларның берсе.

Тормыш юлларыннан гел янәшә
Тормыш юлларыннан гел янәшә

Заһит Галиев 1937 елда Кушманак авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, “Сталин” исемле колхозда эшли. Яше җитеп, Германиядә өч ел хезмәт итеп, чыныгып кайткач, Бөре шәһәрендә укып, водитель һөнәренә ия була. Шул ук колхозда водитель булып хезмәтен дәвам итә.

Күптән түгел генә 87 яшен тутырган Әнисә апаның да балалык һәм үсмер чаклары сугыш барган вакытка туры килә. Ул чорның бар авырлыкларын үз иңнәрендә татып, бик иртә кул арасына кереп, Борай авылында тугыз балалы гаиләдә хезмәттә чыныгып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул вакытта киң таралган трахома авыруы сестрасы булып эшли. Борайда укытып, өйрәтеп, аны Яңа Тазлар авылына эшкә җибәрәләр. Үтәгән, Чишмә-Борай, Иске һәм Яңа Тазлар авылларында һәр өйгә кереп, ярдәм күрсәтеп йөри.

Чит якларга чыгып китеп, авыр эшләр башкарырга да туры килә аңа. Курск өлкәсендә тимер юлда хезмәтен сала. Туган ягына кайтып, Каратамак, Кушманак авылларына шәфкать туташы итеп тәгаенлиләр. Менә шунда инде ике яшь йөрәк таныша. Бераз очрашып йөргәннән соң, чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Гаилә корып, матур тормыш көтә башлыйлар. Уллары Айдар, кызлары Лилия туа. Берничә ел Кушманакта яшәгәннән соң, өй салып, гаилә Борайга күченә. Әнисә апа район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы, Заһит абый водитель булып эшли башлый. Күп еллар юл төзү һәм ремонтлау идарәлегендә эшләп, лаеклы ялга чыга.

Тырыш, намуслы хезмәтләре өчен Әнисә апа белән Заһит абый бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына лаек булалар.

Уллары Айдар гаиләсе белән Бәләбәй шәһәрендә яши һәм эшли. Малайлары Илдар һәм кызлары Айгөл үзаллы тормыш көтә. Кызлары Лилия Кушманак авылы биләмәсендә эшли. Тормыш иптәше белән өч ул – Денис, Руслан, Булатка гомер бүләк иткәннәр. Хәзер инде Заһит абый белән Әнисә апаның оныклары барысы да үз урыннарын табып, күркәм гаиләләр корып, тормыш көтәләр. Аларның биш оныкчыклары да үсеп килә.

Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора. Заһит абый Әнисә апаны игътибарлы карый, тәрбияли, өй эшләрен эшли.

– Без бер-беребезне һәрвакыт хөрмәт иттек, ачуланышулар булмады. Бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү – иң мөһиме. Ярты гомер эштә үтте. Сугыш вакытының ачысын, җимереклеген күргәнгә, бүгенге тормыштан канәгатьмен, – ди Заһит абый. Ул кыш көннәрен карлар яву белән чаңгысында җилдерә.

Балалар, оныклар, оныкчыклар бергә җыелганда өй эчләре шау-гөр килеп тора аларның. Шулай бер-берсенә кирәк булып, исән-сау, озак яшәргә насыйп булсын иде әле бу парга.

Автор:Лейсен Галлямова
Читайте нас: