Тумышы белән Яңа Тазлардан булса да, балачагы Борай авылында үтә Галия Габит кызының. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, әнисенең киңәше буенча Бөре медицина училищесына укырга керә.
Медицина училищесын тәмамлап, кулына диплом алгач, туган якларына эшкә кайта яшь белгеч һәм хезмәтен Борай үзәк дәваханәсендә физиотерапия кабинетында башлый. Соңрак дәваханә юлламасы белән Кушманак авылына профилакторий мөдире булып күчерелә Галия Габит кызы. Профилакторий ябылгач, Борай район үзәк дәваханәсендә инфекция бүлеге шәфкать туташы булып хезмәтен дәвам итә, шулай унике ел Кушманактан Борайга йөреп эшли.
Каратамак авылының фельдшеры лаеклы ялга киткәч, Галия Габит кызы шул авылга күчерелә. Бер елдан соң, кушманаклылар да фельдшерсыз кала. Галия ханымга алты ел ике ФАПны бергә алып барырга туры килә.
Дәвалау-профилактика эшләре белән бергә бөтен документацияне тәртиптә тотарга кирәк. Балаларга прививкалар ясау, халыкны диспансерлаштыруга тарту – барысы да авыл фельдшеры җаваплылыгында. Аңа тагын профилактик лекцияләр уку, агитация-масса эшләре дә кушылып китә. Район үзәгеннән кирәкле дарулар алып кайту эшләре дә аңа йөкләнгән. Кыскасы, тавык та чүпләп бетермәслек эшләр. Шулар арасында үз тормышыңны да көйләргә кирәк. Галия ханым хәләле Салават белән гаилә корып, бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Ихатадагы, йорттагы эшләр дә чиктән ашкан бит әле. Өйдәгеләр дә, Галияне аңлап, аннан ярдәм сорап килгән кешене беркайчан да кире бормыйлар.
Авыл халкы бик ярата, хөрмәт итә аны, чөнки беркайчан да ашык-пошык эшләми, авыруларның һәр соравына ашыкмыйча, төпле җавап бирә. Үз-үзен аямыйча, һәрчак ярдәмгә ашыга Галия Галиева.
Медицина хезмәткәрләренә бервакытта да җиңел булмаган. Еллар узган саен төрле авырулар барлыкка килә: аллергия, грипп, вируслы авырулар. Алар белән көрәшергә кирәк.
Көтелмәгән хәлләр дә чыгып кына тора. Бервакыт бал корты чаккан егетне фельдшер йорты янына алып киләләр. Галия ханым тиз арада ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, корт чаккан ир исән кала. Мондый очраклар аның хезмәт практикасында бик күп.
Соңгы еллар авыл фельдшерлары өчен аеруча катлаулы булды. Коронавирус авыруы авылларны да читләп үтмәде. Бик күп коллегалары кебек Галия Габит кызы да, үзен аямыйча, авырулар янына йөри. Киңәшләрен бирә, тынычландыра, табиблар билгеләгән уколларны вакытында ясап, бик күп авыруларга мәкерле чирне җиңәргә ярдәм итә.
– Мин, барлык хезмәт-тәшләрем кебек үз эшемне яратам, гади авыл хезмәтчәннәрен, балаларны, картларны яратып кабул итәм. Хәтерлим әле, безнең авыл берничә урамнан тора иде, йортлар бер-берсеннән ерак урнашкан, юлларда үтә алмаслык пычрак. Мин резина итекләр киеп, авыр медицина сумкасын кулыма алып авырулар янына бара идем. Урамнарда билгеләр, элмәтакталар юк иде. Вакыт үтү белән, урамнар төзекләнде, күрсәткечләр куелды, хәзер мин һәрберсенең йөзен, исемен, фамилиясен, яшәү урынын, диагнозларын беләм. Бүген авылның үсеш дәрәҗәсе югары. Шунысы куанычлы, быел бездә тантаналы шартларда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Элек мин яңгырдан соң су агып торган түбәле иске бинада эшләдем. Ә хәзер минем аерым кабул итү кабинетым, иркен прививка бүлмәсе, зур процедура кабинеты бар, хәтта көчле салкыннарда да монда җылы. ФАП түгел, ә әкият! – дип сокланып сөйли Галия Габит кызы.
Авыл җирендә эшләүче фельдшерларны халык, яратып, “безнең табибәбез” дип йөртә. Галия дә бу исем-дәрәҗәгә ирешә. Кушманак авылы халкы исеменнән Анфиса Хәбирова фельдшер турында менә нәрсә ди: “Соңгы елларда медицина хезмәткәрләре киеренке шартларда хезмәт итә. Күрше күрше белән, туган туган белән очраша алмаган коронавирус чорында Галиябезгә авыруның эчендә кайнарга туры килде. Бу авыру безнең гаиләне дә читләп үтмәде. Гыйнвар аенда кар ерып безгә ярдәм күрсәтергә ашыккан Галиябезне түземсезлек белән көтеп ала идек. Безнең гомеребезне саклап калды, рәхмәтебез чиксез аңарга.
Гаиләләре белән тырышлар алар. Үрнәкле тормыш белән яшиләр Галиевлар. Җәй җитсә, ишек аллары, бакчалары чәчкәгә күмелә. Балалары да тормышта үз юлларын таптылар. Авылдашлар белән теләгебез шул: сау-сәламәт булып барыбызны да сөендереп күп еллар эшләргә язсын әле Галиябезгә”.