Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
22 июнь 2023, 12:09

Халык хәтере - мәңгелек

22 июнь. Таң атып килә. Авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. ...Шул вакытта канга туймас фашистлар безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Аяусыз Бөек Ватан сугышы башланды.

Халык хәтере - мәңгелек
Халык хәтере - мәңгелек

Сугыш бетүгә 78 ел вакыт үтсә дә, аның эзләре җир куенында да, хәтер төпкелләребездә дә җуелмаган.
1418 көн. Ул көннәр кире кайтмасын! Кабатланмасын!
Борай районыннан 14 250 кеше илне сакларга китә. Шулай ук ир-атлар белән беррәттән 77 хатын-кыз сугыш юлын узган. Сугыш кырларында якташларыбыз ныклык һәм батырлык күрсәттеләр. Тиңдәшсез батырлыклары өчен 6 меңнән артык сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, өч якташыбыз Сәхиб Майский, Әхмәт Закиров һәм Таҗи Гыйләҗетдинов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, Оршат Кашапов Хәрби Дан орденнарының тулы кавалеры була.
Җиде мең ярым якташыбызга туган-үскән нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Аларның 4807 сугышчысы сугыш кырларында батырларча һәлак була, яралардан үлә, концлагерьларда җәфалана. Ә 2669 борайлылар язмышы турында мәгълүмат юк – алар хәбәрсез югалган.
Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап йөргәндә, соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә ничек булган соң? Ләкин халык үз-үзен аямаган, көрәшкән. “Барысы да җиңү өчен, барысы да фронт өчен!” – бу лозунг аның коралына әйләнгән. Җиңүгә, фронт белән беррәттән, кырлардан, басулардан зур өлеш кертелгән. Авыл халкы армиягә, илгә бик күп икмәк, сөт, яшелчә, бәрәңге тапшырган.
Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында моңарчы күрелмәгән дәһшәтле һәм авыр булды. Җиңү таңы атты. Ләкин бу Җиңү бик күп гомерләр бәрабәренә яуланды.
Әлеге сугышта башларын салганнар чорлар аша безгә эндәшәләр. Алар инде беркайчан да әйләнеп кайтмаячак, балаларын кочакларына алмаячак, оныкларын күрү бәхетен татымаячак...
Еллар үтә, дөньяга яңа буыннар килә. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 елга якын вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар беркайчан да онытылмас. Чөнки халык хәтере – мәңгелек. Ә «Хәтер» китаплары –каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Алар туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган якташларыбызның якты истәлеге алдында яшь буыннарның баш ию билгесе. Батырларның исемен, изге эшләрен, Хәтер һәм искә алу көнен яшь буын да онытмыйча гасырларга алып барсын иде. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хәсрәтләр китергән сугыш афәтен хәтерләрдән җуеп ташларга хакыбыз юк. 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: