Барлык яңалыклар
Игътибар
30 декабрь 2020, 19:30

Яңа елга йолдызлар ни сөйли?

Кучкар Ел дәвамында көндәлек мәшәкатьләрне хәл итү тукталмаячак. Һәр эшне контрольгә алып, бәхетле очракка ышанмыйча һәр мәсьәләдә сезнең катнашлык кирәк булачак. Ел белем арттыруга уңышлы булып, төрле курслар, семинарлар һәм үзаллы белем алу файда китерәчәк. Тигез урында һәртөрле сынаулар чыгарып куйган язмышның, ныклылыгызны тикшерү чоры үтеп китәчәк.

Хәзер йолдызлар сезнең “тәгәрмәчкә” таяк тыга алмаячак. Тынычланып, яраткан кешегез белән аралашып канәгатьләнә алачаксыз. Әмма сизгерлегегезне югалтмыйча, мөнәсәбәтләрне уңай нәтиҗәдә саклар өчен йомшаграк, партнерыгызның да теләк, мөмкинчелекләрен истән чыгармавыгыз сорала. Кучкарларның июнь, июль айлары романтик танышулар өчен иң яхшы мәл.
Гыйнвар аенда сөйләшүләр, эш бирүчеләр һәм җитәкчеләр белән аралашу уңай, сез көткән нәтиҗәләр бирер. Уңай фикер калдырыр мәлне кулыгыздан ычкындырмагыз. Август-сентябрь айларында үзегездә таулар күчерерлек көч сизәрсез. Июльдән алып, ел азагына кадәр карьера буенча үсешкә йолдызлар сезнең яклы булачак. 2022 елны каршы алыр мәлдә могҗиза көтегез, игътибарлы булсагыз, бик яхшы тәкъдимнәр ишетәчәксез. Җитди сатып алуларны көзгә планлаштырмагыз. Документлар белән эш иткәндә игътибарлылык сорала.
Үгезбозау
Яңа елда Үгезбозаулар үзләренә күктән җиргә төшү кирәклеген аңлаячак һәм иртәгәсе көнгә ышанычлы мөмкинчелекләр тудыра башларга мөһимлеген алга куеп яши башлаячаклар. Бу матди һәм рухи яктан да шулай булып, кулыңдагы чыпчыкны җибәрмәскә тырышу булачак. Өегезне ныклы, матур һәм уңайлы итеп эшләр вакыт килеп җитте. Романтик очрашулар өчен иң уңай мәл – июль һәм август башы. Сентябрьдә җитди мөнәсәбәтләр кору яхшы. Ноябрьдә низаглар килеп туарга мөмкин, әмма ел башы белән чагыштырганда алар чүп булып кына күренәчәк. Быел сезнең карьера буенча күтәрелүегезгә уңай чор, моның белән кулланып калырга кирәк. Әле башлаган проектлар һәм эшләр озак вакыт сезне нәтиҗәләре белән шатландырачак. Яз көне һәм җәйдә уйлаган уйларыгыз тормышка ашачак, сезне яклардай һәм саклардай кешенең барлыкка килүе дә шушы вакытка туры килә. Көздә коллегалар белән сүзгә килешү куркынычы бар, әмма барысы да җайга салыначак. Көзге айларда белемегезне арттыру, башка шәһәрләр һәм илләр белән эшлекле бәйләнешләр барлыкка китерә алачаксыз. Беренче яртыеллыкта финанс хәлләре яхшырак булса, икенчесендә сездән уяулык сорар. Авантюраларга эләкмичә, бары тик “ак” хезмәт хакыгыз гына булсын. Ышанычсыз компанияләргә эшкә урнашырга ризалашмагыз.
Игезәкләр
Беренче яртыеллыкта сезне курку һәм икеләнүләр эзәрлекләргә мөмкин. Шуның өчен сизгер һәм уяу булырга онытмагыз. 2021ел сезнең шәхес буларак үсү мәленә туры килеп, партнерыгыз белән мөнәсәбәтегез икенче планда калуы бар. Әгәр дә сөйгәнегез белән арагыз яхшы икән, ул бу чорда сезнең өчен киңәшче һәм ярдәмчегезгә әйләнәчәк. Ә инде сезне аңламаучы һәм аңларга теләмәүче булса, аның белән җиңел генә арагызны өзеп, үзегезне бәхетле хис итәчәксез. Тик моны аерылышырга чакыру дип кабул итмәгез. Мондый очракта яраткан кешегезгә, элеккеге сөюе өчен рәхмәтле булып, дусларча арагызны өзү матур күренер. Быел гына яңа таяныч таба алмасагыз да үкенмәгез, сез үзегезне әлеге елда шәхес буларак үстерергә тиешсез. Финанс хәлләре дә уртача гына барачак. Җәйге айларда сезгә киләчәктә уңыш китерердәй тәкъдим булачак. Көяләнмәгез, 2022 елда гына сезнең җитди карьера үсешегез көтелә. Әлеге эшегез акча да китерсен, күңелегезгә дә ятсын, шул мөһим. Яңа сәләтләрегезне ачыгыз, эзләгез, эзләнегез.
Кысла
Авырлыклар икенче яртыеллыкта килеп чыгарга мөмкин. Төрле курку, икеләнүләрне тормышыгыздан алып ташлагыз. Шәхси фронтыгызда аңлашылмаучанлыклар көтелми, чөнки былтыр һәрнәрсәне үз урынына куйдыгыз. Парлы булсагыз, сөйгәнегез сезгә ихтирам белән һәр эшегезне хуплап торсын. Шулай булганда гына сез яклау тоячаксыз. Парсыз булсагыз, артык ашыгып бармагыз, чөнки язмыш сез уйламаган вакытта һәм урында яңа очрашуны көтелмәгәндә бүләк итәчәк. Иң уңай вакыт – елның икенче яртысында, июль уртасыннан алып, якын, кадерле кешегезне очрату мөмкин. Һәм ул сезне бәхетле итәчәк. Эшегездә канәгатьләнерлек, быел яңа проектлар башламый торсагыз да яхшы. Хезмәт урыныгызга җитди карагыз, әмма тормыш аның белән генә бетмәвен дә онытмагыз. Беренче яртыеллыкта эш урыныгызны алыштырасыгыз килсә, башканы сайлый аласыз һәм финанс яктан авырлык кичермәячәксез. Авырлыклар үткән елларда торып калды инде.
Арыслан
Үзегезнең хыялыгызда йөрткән уй-ниятләрегезне курыкмыйча тормышка ашырырга мөмкин. Үзегезнең имиджны һәм тормыш стилен үзгәрткәндә дә, сезгә ят булган белем өлкәсендә көчегезне сынасагыз да – бары да килеп чыгачак. Вакытыгызны күңел ачып үткәрергә генә теләгегез булмаячак. Вакытлыча, җиңел бәйләнешләрдән кызык тапмыйча, аларда мәгънә күрми башлаячаксыз. Төпле һәм ныклы бәйләнешләрегез гаилә коруга ук барып җитү ихтималы зур. Әгәр дә язмыш сезгә әти-әни булырга насыйп итә икән, бу бүләкне шатланып кабул итегез. Барысы да яхшы булачак. Хезмәт урыныгыз, андагы хәлләрне тотрыклы дип әйтеп үк бетереп булмый. Беренче яртыеллыкта төрле конфликтларга кермәвегез сорала, чөнки сезнең тарафка бик үк яхшылыклар алар вәгъдә итми. Эшегездәге һәртөрле карьера буенча үсүләрне, яңа эш урынына күчүләрне ныклы тикшерегез, чөнки ул иллюзия булып, капканга әйләнмәсен.
Кыз
Икенче яртыеллыкта һәртөрле авырлыклар килеп чыгу куркынычы бар. Әмма җаваплы булып, аларны җиңел атлап чыгарсыз. Беренче яртыеллыкта сәяхәтләрдән ваз кичеп торсагыз яхшы булыр. Яздан алып, сез дус дип йөргән кешеләр юкка чыгарга мөмкин, тик үзегезне кулга алып, үзаллы тормышыгызны көткәндә, элеккеге һәм яңа дусларыгыз кисәк кенә янә барлыкка килер. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы барыр, әмма барысын да үз агышына калдырырга ярамый. Партнерыгыз рухи яктан якынырак булуы иң мөһиме. Сезнең тормыштагы уңышларыгыз турыдан-туры парыгызның нинди булуына бәйләнгән. Аңа ышанырга һәм ул ышанычлы булырга тиеш. Ел бала тудыру өчен бик уңайлы. Күчмә милек, йорт мәшәкатьләренә артык чыгымнар бу елны бүлмәсәгез дә була. Һөнәрегездә уңышларга омтылыгыз һәм үзегезне күрсәтергә тырышыгыз. Карьера уңышы быелгы ел иң мөһиме итеп куя һәм моңа мөмкинчелекләр дә бирә. Үзегезнең төп юнәлешегезне билгеләү мәле. Әгәр дә тормыш сезгә кызыктырырлык мөмкинчелек биреп, сез кабул итәсез икән, үтә җитди булырга туры киләчәк. Сабыр итсәгез, тагын да отышлы. Финанс хәлләре тынычланырлык. Кредит алырга туры килсә, көчегезгә карап, әлбәттә, бу адымга курыкмый барсагыз да була.
Үлчәүләр
Беренче яртыеллыкта сезгә бигрәк тә сәламәтлегегезгә һәм финанс хәлегезгә игътибарлы булырга кирәк. Спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнми торсагыз да була. Икенче яртыеллыкта бу сакланулар йомшара төшсә дә, алдыгызны-артыгызны карап йөрегез. Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтегезне үзегезнең алтын урта таба белүегез саклап калыр. Сөю энергиясе сезнең әле күтәрелеш чорын кичерә. Әмма аз таныш булганнардан бар яклап та сизгер булыгыз. Йортыгызда бар да уңай бара. Күчемсез милек һәм өй сатып алу өчен елның икенче яртысы сезгә уңыш бирер. Әти-әни булырга теләсәгез, иң әйбәт мәл. Хезмәт урынында аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы бар, шуңа күрә “итәкләрегезне җыеп” йөрегез.
Чаян
Сезгә гадәттәге шикләнүләрегезне онытып, кискен мәсьәләләрне тиз арада кабул итү мөмкинчелеген тормыш алдыгызга китереп бастырыр. Шушы мизгелне тоеп, адым ясасагыз – отарсыз! Шәхси тормышыгызны тыныч дип әйтеп булмый, чөнки үзгәреш сызыгында торасыз. Беренче яртыеллыкта төрле көнләшүләр, хыянәт кичерергә мөмкинсез. Шуңа күрә сабырлык таләп ителәчәк. Законлы никахка керергә насыйп булса, җиде тапкыр уйлагыз һәм бер кабат кына кисегез. Шул очракта хаталандым дип, үкенергә туры килмәс. Гаиләлеләргә өйдә төзекләндерү эшләрен башлау, туганнар белән җылы аралашу, бала тудыруга яхшы чор. Карьерага килгәндә, башка елларга караганда уңышлырак, шуның өчен максатлар куеп, аларны тормышка ашырыгыз. Һөнәри амбицияләрне яклар өчен июнь-июль иң уңай вакыт. Эшлекле сөйләшүләр август аенда сезнең файдага булыр. Финансларыгызны игътибар белән тотыныгыз.
Укчы
Уйларыгыз ак булса, елның беренче яртыеллыгында теләкләрегез тормышка ашу мөмкинчелеге арта. Юлларыгызда һәрвакыт ярдәм тоярсыз Һәр эш җиңел бирелер. Шәхси тормышта сораулар бар икән, уңай җавап бирегез. Әгәр дә гаиләгез инде бар икән, тагын да ныграк берләшеп, планнар кору мәле. Ел дәвамында уйлаган уйларыгыз тормышка аша барачак. Иҗади фикерләр уйламаганда башыгызга килеп, алар да яхшы нәтиҗә бирер. Беренче яртыеллыкта хезмәт урынында аңлашылмаучанлыклар сизәрсез. Моңа сабырлык белән карагыз, юкса сәламәтлегегездә чагылыр. Икенче яртыеллыкта уңайга табан үзгәрешләр барыр. Ул вакытта теләкләрегез һәм мөмкинлекләрегез туры киләчәк. Финанс хәлләре җайлы барыр һәм икенче яртыеллыкта, ел ахырында премия, көтелмәгән матди уңышлар да насыйп булыр.
Кәҗәмөгез
Ел башы җиңел чор булачак, әмма иркен итеп тын алырга ашыкмагыз. Ел уртасында җиң сызганып эшләсәгез, нәтиҗәсе дә шатландырыр. Дөньядан качмыйча, һәр файдалы эшкә алыныгыз. Шәхси тормышыгызны рәхмәтле булып кабул итегез. Башкаларны аңларга тырышу файдага булыр. Көтелмәгән очрашулар күп туры килер, ничек бар шулай кабул итәрсез, тормыш үзенең төрле сюрпризлары белән бүләкләр. Ялгыз булсагыз, уйламаганда язмыш көтелмәгән очрашу бирер. Тормышны контрольдә тотмыйча, аның үзенчәлекле барышын ихлас кабул итсәгез отарсыз. “Мин” дигәнегезне, эгоны беразга сүндереп торсагыз, язмышның бүләге сөендерер, бу шәхси тормышка карата. Гади булмаган мөнәсәбәтләрне кабул итә алсагыз, туганнарыгыз белән дә хәлләрегез җайга салыныр. Гыйнвардан алып апрельгә кадәрле карьерагызда артык үзгәрешләр булмас.
Сукояр
Бу ел иң уңышлылардан һәм истә кала торганнардан булачак. Үзегезне бәяләү, үзегезнең яшәвегез өчен сөенү артыр. Уйларыгызны тормышка ашыру җиңел генә барачак. Икенче яртыеллыкта иҗат өчен уңай мәл. Нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз, барысы да уңыш китерер. Көнкүрештәге күңел кырулар да сезнең позитивлыкны какшата алмаячак. Мәхәббәтегезне очратырсыз яки яңа гына очраткан сөеклегез белән бәхетле мизгелләр кичерерсез. Эштә дә, гаиләдә дә сезнең сүзегез өстен булачак. Чөнки Сукоярда бервакытта Юпитер һәм Сатурнның торган чоры. Сезне күрмичә калу мөмкин булмаячак. Әмма тормышка җаваплы булуыгызны да истән чыгармагыз. Яшь Сукоярлар олыгаеп сыман китәр, ә өлкәннәрнең тирә-яктагылар алдында авторитеты артыр. Бәлки сез үзегез инде сайлагансыздыр яки тормыш сезнең өчен язмышыгызны очраткандырсыз да, ул язмышыгызның бүләге белән гармония барлыкка китерү сезнең өстә. Бала тудыру мәсьәләсенә килгәндә, бу ел иң яхшылардан берсе. Хезмәт урынында барысы да тыныч булыр. Җаваплы хезмәткәр икәнегезне күреп, югары үрмәләтүләр дә булырга мөмкин.
Балыклар
Үгез елында бераз күләгәдә калып торсагыз да, аптырарлык түгел. Чөнки киләчәк өчен әлеге мәлдә ныклы нигез салына. Өй, квартира сатып алуны планга кертергә мөмкин. Боларны елның беренче яртысында башкарсаң уңайга туры килер. Аз таныш кешеләргә ышанып бармагыз. Ерак туганнарыгыз һәм күршеләрегез белән дә аралашу чикләнсен. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы булыр. Ихтирам итәрләр, парыгыз белән киңәшләшеп яшәгез. Бергәләшеп ял итәргә июль азаклары һәм август ае уңай. Март-апрель айларында үзегезнең сөйгәнегездән җитди тәкъдим ишетергә мөмкин. Майда хисләрегез ташып торыр. Быел балаларыгыз белән мөнәсәбәтләр көтелмәгән якка борылуы ихтимал. Балалар бездә кунак кына икәнен онытмыйча, үзаллы дөньяга юнәлтсәгез яхшы булыр. Хезмәттә һәм бизнеста яңа проектлар башламый торсагыз да яхшы. Карьера үсеше дип, бу елны бик бәргәләнмәгез.
Элеонора Гинзбургның астрологик прогнозы буенча сәхифәне Миләүшә Әхмәтҗанова әзерләде.
Читайте нас: