Барлык яңалыклар
Игътибар
21 август 2020, 16:45

100 хатынның җанын кыйган маньяк безнең арада булырга мөмкин

Ул күрше Ырынбур өлкәсеннән югалган. Аны күрүчегә - 500 мең сум, тотарга ярдәм итүчегә 1 миллион сум акча вәгъдә итәләр.

Исәбендә йөз хатын-кызны үтерү һәм көчләү исәпләнгән Орск маньягын әлегә Красноярск краенда күреп калганнар. Җинаятьче фотосы Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе сайтында урнаштырылган. Ведомство мәгълүматлары буенча, Андреев Валерий Николаевич, 1957 елда туган, сигез хатын-кызның юкка чыгуына катнашы бар. Тикшерү аны 100дән артык корбанга мөнәсәбәте булуда шикләнә. Җинаятьләрне ул 2006 елдан алып 2013 елга кадәр кылган.
Ул вакытта Андреев гаиләсе белән Ырынбур өлкәсенең Орск шәһәрендә яши. Хатыны белән ике ул үстерә, начар гадәтләре булмый, конфликтсыз һәм законны ихтирам итә торган граждан буларак уңай характерлана, җинаять җаваплылыгына тартылмый. Ул 15 ел йөк машинасын йөртүче булып эшләгән, тизлекне арттырган өчен нибары өч тапкыр гына җәлеп ителгән, юл-транспорт һәлакәте кылмаган.
Күршеләре һәм танышлары аның турында үзенә тиз ышандыра торган, намуслы һәм әдәпле кеше буларак фикер йөртә. Психоневрология һәм наркология диспансерларында исәптә тормый.
Андреев 2012 елның җәендә югалган кыз аның машинасына утырганын күргәннән соң тоткарлана. Хәзерге вакытта Андреев - Русиядә иң куркыныч җинаятьче. Ырынбур өлкәсе губернаторы маньяк турындагы мәгълүмат өчен 500 мең сум акча түләргә гарантияли, ә тагын бер миллион сум - аны кулга алуда ярдәм итүчегә.
Фото: 24.мвд.рф
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/100-hatinni--anin-kiygan-manyak-bezne-arada-bulirga-m-mkin-420390/
Читайте нас: