Чараның максаты–йөрәк-кан тамырлары авыруларын баштагы мәлдә ачыклау һәм халыкның игътибарын үз сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтү. Шушы акция чикләрендә үзәк район дәваханәсендә 21-25 майда поликлиниканың медицина профилактикалау кабинетында (20 кабинет, 2 кат) Ачык ишекләр көне үтә. Анда кан басымын, буйны, гәүдә авырлыгын үлчәтергә була, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү факторлары ачыклана.
21-25 майда фельдшерлык-акушерлык пунктларының хезмәтләндерү зоналарында кан басымын, буй, гәүдә авырлыгын үлчәп, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү факторлары ачыклап, сәламәт тормыш алып баруга киңәшләр бирелеп, өйләргә кереп тикшерү үткәрелә. Шушы көннәрдә 44 санлы аптекада кан басымын үлчәтергә була. Поликлиникада табиб-кардиолог һәм участок табибларының авыруларны кабул итеп консультация үткәрүе дә 21-25 май көннәренә билгеләнгән.
Ел саен 17 млн кешенең гомерен өзгән йөрәк-кан тамырлары авырулары дөньяда кешеләр үлеменең төп сәбәбе булып тора. Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары исәбенә инфаркт, инсульт, гипертония да керә. Аларның барлыкка килүе тәмәке тарту, физик активлык булмау, дөрес тукланмау һәм стрессларга бәйле. Кан басымы күтәрелү, ишемик йөрәк авырулары, атеросклероз, һәм тиңдәшле рәвештә миокард инфаркты һәм инсульт кебек авыр нәтиҗәләрне булдырмау өчен һәр кеше хәвефле факторларны белергә тиеш. Аларны булдырмау кеше гомерен озайту һәм аның тулы тормыш белән яшәү мөмкинлеген бирәчәк.
Кан басымының 114/90нан югары булуы, канда холестерин (норма–5,0), шикәр күтәрелүе (норма– 3,3– 6,1) күтәрелүе, тәмәке тарту, артык гәүдә авырлыгы, алкогольне чамадан тыш куллану, майлы һәм тозлы ризыклар хәвеф факторлары булып тора. Терлек майларын (дуңгыз мае, сыер мае, каймак, колбаса) бик аз ашагыз, аш тозы тәүлегенә 3-5 граммнан (бер чәй калагы) артмасын. Физик активлык, үзеңә һәм дөньяга яхшы караш, дөрес туклану, начар гадәтләрдән арыну, табибка даими күренеп тору йөрәк-кан тамырлары авыруларының сезне читләп үтәчәгенә ышаныч булып тора.
А.Нуриева, табиб-кардиолог.