Барлык яңалыклар
Игътибар
15 Май 2018, 12:54

“Мотоцикл” операциясе үтә

Мототранспорт юлларда югары хәвеф чыганагы булып тора. Агымдагы елның үткән чорына республикада мотоцикллар катнашлыгы белән 11 юл-транспорт вакыйгасы булып, аларда 12 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Мотоцикллар – яшьләр транспорты. Нәкъ менә яшь кешеләр мотоцикл руле артында утырганда юл-транспорт вакыйгаларына тарыйлар. Алар еш кына аңлы рәвештә юл кагыйдәләрен боза.
Юлларда мототранспорт катнашлыгында юл кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатында район буенча ЮХХДИ бүлеге “Мотоцикл” профилактик чарасын оештыра. Транспорт чарасы белән исерек халәттә идарә итүчеләрне ачыклауга аерым игътибар бүленәчәк.
Читайте нас: