Барлык яңалыклар
Игътибар
25 апрель 2018, 12:53

Урманнарны саклыйк

Карлар эреп бетүгә, май бәйрәмнәре дә якынлаша, бәйрәмнәр белән бергә урманда янгын чыгу куркынычы да өстәлә. Үткән еллар тәҗрибәсеннән күренүенчә, яз ахыры һәм җәй башларында янгын чыгу куркынычы аеруча арта. Бу чорда яшел үлән әле чыгып өлгерми, ә көздән калган кипкәне тиз янучанга әйләнә. Шул сәбәпле, ут зур мәйданнарга бик тиз тарала. Шушы язгы чорда урманда янгын чыгу табигатькә: бала чыгарган кошларга, җәнлекләргә, урмандагы барлык җан ияләренә аеруча зур зыян сала.

Янгыннар гадәттә кешеләрнең саксызлыгы аркасында чыга. Табигатькә зыян салмас өчен урманга ял итәргә чыгучылар да, урман эшләре белән шөгыльләнгән оешмалар да янгынга каршы кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлы. Урман эшләре белән шөгыльләнүче предприятиеләр, эшкуарлар һәм гражданнар янгын куркынычы янаган чорга кадәр делянкаларын агач калдыкларыннан тазартып, яндырып бетеререгә тиеш. Урман кискәннән соң чыгарылмый калган агачлар булса, аларны бер өемгә өеп, метр ярым киңлектә полоса белән тирә-ягын казып әйләндереп кую таләп ителә. Аеруча янгын хәвефе янаган чор кертеләгәннән алып урманда учак ягу, агач калдыкларын яндыру тыела. Урман эчләрендә урнашкан балалар ялы лагерьлары, ял йортлары, урманда бал корты тотучылар һ.б. үзләренең объектларын янгынга каршы инвентарь белән тәэмин итәргә тиеш.
Янгынга каршы көрәш кагыйдәләрен бозучыларга закон алдында җавап тотарга туры киләчәк. Янгыннар чыгу куркынычы югары чорда урман инспекторлары прокуратура, полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрә. Янгынга каршы кагыйдәләрне сакламаган гражданнарга – өч мең сум, вазыйфалы һәм юридик затларга 20 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Аеруча янгынга каршы режим кертелгән чорда штрафлар зуррак суммаларда салына: гражданнар – 5 мең, вазыйфалы һәм юридик затлар – 40 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф түләячәк. Саксызлык аркасында урман янып, матди зыян килсә, РФ Җинаять кодексы буенча җәзага тарттыру каралган.
Урман яну очрагына тап булсагыз, Борай урман хуҗалыгына 2-29-28 номеры аша яисә янгын сүндерү үзәге җитәкчесенә 8 937 361 86 26 телефон номерына шалтыратуыгыз сорала.
И.Гыйззәтуллин, урман хуҗалыгы инспекторы.
Читайте нас: