Барлык яңалыклар
Игътибар
17 апрель 2018, 16:10

Балалар ут белән уйнамасын

Балаларның ут белән шаяруы аркасында республикада ел саен янгыннар чыгып кына тора. Фаҗигагә тарымас өчен ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар балаларның кулларына шырпы бирмәүне игътибарда тотарга тиеш.

Балаларның электр җылыткычлары, газ плитәләре белән файдалануын тыярга кирәк. Кече яшьтәге балаларның үзләрен генә өйдә калдырырга ярамый. Бигрәк тә өйдә газ, мич янып торганда, телевизор яисә башка электр приборлары эшләгәндә. Балаларга начар мисаллар күрсәтмәгез: алар алдында тәмәке тартмагыз, төпчекләрне теләсә кайда ташламагыз, караңгы бүлмәне яктырту өчен кәгазь яндырмагыз. Шырпыны балаларның буе җитмәстәй җирдә саклагыз. Өйдә ватык яки кулдан эшләнгән электр приборлары тотмагыз. Төзек, хәвефсезлек таләпләренә җавап бирүе турында сертификаты, автоматик рәвештә электр чыганагыннан өзү җайланмасы булган приборларны гына кулланырга кирәк. Исегездә тотыгыз: аз гына саксызлык зур бәлагә китерергә мөмкин.
Фаҗигале хәлләрдән күренүенчә, балаларның янгында һәлак булуы аларның критик хәлләрдә үзләрен тота белмәве белән бәйле. Янгын вакытында бәләкәй балалар инстиктив хәрәкәтләр ясый башлый: алар кайдадыр ышыкланырга, качарга, сыенырга – кровать, өстәл астына һ.б. тырыша. Бәла аны шунда таба да. Шуңа күрә балага янгын вакытында нишләргә кирәклеген аңлатыгыз, көтелмәгән хәл була калса чыгу юлларын өйрәтегез. Баланы янгын вакытында паникага бирелмәскә һәм качмаска өйрәтү мөһим.
Өйдә – ата-аналар, балалар бакчасында – тәрбиячеләр, мәктәптә – укытучылар, барыбыз да балаларның янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәвен тәэмин итәргә, янгынга каршы режимны катгый сакларга, фаҗигагә китерергә мөмкин булган сәбәпләрне юк итәргә тиешбез. Уттан курку хисен балада иртә яшьтән тудырырга кирәк. Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү һәркемнең гадәтенә керергә тиеш.
Янгын чыккан очракта кичектергесез рәвештә “01”, кесә телефоныннан “101” номеры аша шалтыратырга кирәк.
Р.Хәмәдуллин, Яңавыл районара янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы.
Читайте нас: