Барлык яңалыклар
Игътибар
16 апрель 2018, 19:01

Су да дошман була ала

Су – җирдә яшәеш чыганагы. Әмма су кешегә һәрвакыт дус булмый. Су басулар – табигать һәлакәтләре арасында лидерлар.

Су басу куркынычы янаганда предприятие, оешма, учреждениеләр эшчәнлеге туктатыла, кешеләр өйләренә кайтарыла яисә куркынычсыз җиргә эвакуацияләнә.
Көтелмәгән су басу булганда беренче чиратта су, газ, электрны өзеп, акча һәм документларны, кыйммәтле әйберләрне, аптечка һәм җылы киемнәрне җыярга кирәк. Боларны чемодан яки рюкзакка салырга. Кинәт су басканда паникага бирелмәгез һәм үз-үзегезне кулда тотыгыз. Бинаның өскерәк катына яки түбәсенә күтәрелегез.
Ярдәмгә килсәләр, эвакуациядән баш тартмагыз, чөнки суның тагын күпме күтәреләчәге билгеле түгел. Су баскан районнардан коткаруга өмет булмаганда гына үзаллы чыгарга тырышырга кирәк.
Су басу зонасында торып калсагыз, тиз рәвештә биегрәк җиргә чыгарга кирәк, урманда булганда ныклы, биегрәк агачка менегез. Шулай да суда калсагыз, су басмаган урынга агымга каршы түгел, ә аңа чатлабрак йөзегез.
Су киткәннән соң өзелгән һәм асылынып төшкән электр чыбыкларыннан сак булыгыз. Санитар тикшерү үтмичә суны кулланмагыз, аңа эләккән азык-төлекне дә ашамагыз. Өйгә керү белән тәрәзә-ишекләрне ачып куярга кирәк, җилләтеп бетми торып ут яндырырга ашыкмагыз. Электр челтәренең төзеклегенә инанмыйча торып ут һәм электр приборларын кабызмагыз.
И.Яппаров, 72 санлы янгын-коткару часте начальнигы.
Читайте нас: