Барлык яңалыклар
Игътибар
23 март 2018, 11:52

Наркотиклар таралуга чик куйыйк!

Алдан хәбәр ителүенчә, 23 мартка кадәр республикада, шул исәптән Борай районы буенча да, “Әҗәлне кайда саталар, хәбәр ит!” профилактик операциясе барды.

Бу көннәрдә наркотиклар сату, тарату, наркопритоннар тоту турында хокук саклау органнарына хәбәр итү өчен кайнар линияләр эшләде. Әмма аннан соң бу турыда хәбәр итәргә теләүчеләрдән мәгълүмат кабул ителми дип уйларга ярамый. Наркотикларның законсыз әйләнеше турында хәбәрдар һәркем хокук саклау органнарына бу турыда җиткерергә бурычлы.
Узган елда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән 721,48 грамм наркотик матдәләр чыгарылды. Бу юнәлештә эш алып бару нәтиҗәсендә өч кеше: районда яшәүче С. табиб билгеләвеннән башка гашиш мае кулланган өчен, гражданин Б. үзаллы морфин җитештереп, соңыннан үзе кулланган өчен, Г. шулай ук сату максатын күздә тотмыйча морфин җитештергән өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.
Эчке эшләр хезмәткәрләре район биләмәләрендә гомум мәйданы 2,9 гектарда кыргый киндер үсемлеген юк итте.
Наркотикларның законсыз әйләнеше белән шөгыльләнгән затлар турында мәгълүматыгыз булса, район буенча эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә 2-19-32 телефон номеры аша, яисә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные И.Миңнегуловка 8 937 500 29 34 номерына шалтырата аласыз.
Читайте нас: