Барлык яңалыклар
Игътибар
21 февраль 2018, 17:07

Сайлаулар хәвефсез үтсен

Билгеле булуынча, агымдагы елның 18 мартында безнең илдә РФ Президентын сайлаулары үтәчәк. Әлеге чарада милекнең төрле формаларында булган объектлар җәлеп ителәчәк. Бу мәгариф, мәдәният объектлары, административ биналар һ.б.

Билгеләнгән объектларда Яңавыл районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре участок сайлау комиссияләре әгъзалары һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә профилактик һәм янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәрә.
Янгыннарны һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен сайлауларда җәлеп ителгән хезмәткәрләр һәм объектлар җитәкчеләре түбәндәге чаралар үткәрергә тиеш:
– сайлау участокларында янгын хәвефсезлеге өчен җаваплы затлар куярга;
– бүлмәләрне икедән дә ким түгел беренчел янгын сүндерү чаралары (ут сүндергеч) белән тәэмин итәргә;
– сайлау комиссиясе эше башланганчы янгынга каршы саклау чараларын (янгын сигнализациясе, хәбәр итү һәм су белән тәэмин итү системасы) тикшереп, төзек булуын хәстәрләргә;
– җиһазлар, урналар һәм сайлау кабиналарын эвакуацион чыгу юлларына комачауламаслык итеп урнаштырырга; йөрү һәм чыгу юллары тәртиптә булуын тәэмин итәргә;
– электр челтәрләрен монтажлау һәм эксплуатацияләүне электроэнергетика буенча норматив документлар таләпләренә ярашлы башкарырга;
– бүлмәләрдә бозык электр корылмаларыннан файдалануны, тиз кабынып китүчән һәм янучан сыекчалар саклануны, яктырту өчен керосин лампалары һәм шәмнәрне куллануны, бинада һәм билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тартуны тыярга.
Янгын чыккан очракта, тиз арада 01 (101 – кәрәзле телефоннан) санын җыеп, коткару хезмәтенә хәбәр итегез.
Яңавыл районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге.
Читайте нас: