Барлык яңалыклар
Игътибар
21 февраль 2018, 16:29

“Кош юлы. Балалар”. Тамыр белән бергә очабыз!

Кош юлына балалар да аяк басты. “Кош юлы” яшьләр хәрәкәте һәм “Тамыр” балалар-үсмерләр телеканалы “Кош юлы. Балалар” башкорт бард җыры телевизион конкурсы өстендә эшли башлады.

Шушы көннәрдә проектның беренче төшерүләре башкарылды. Җиде остаз: Артур Кәбиров, Миңзәлә Яхина, Тимур Ямалов, Альбина Шәмсетдинова, Ришат Сөләйманов, Ренат Абдулов һәм Тимур Йосыпов социаль челтәрләрдә конкурсның сайлап алу турын үткән балалардан үзләренә команда җыйды. Проектны алып баручы билгеле рок-музыкант Илшат Абдуллин остазларга сабырлык теләде һәм, шаяру катыш, аларны бала күңеленең кылларын тибрәтү җиде кыллы гитарада уйнауга караганда күпкә авыррак һәм җаваплырак булуы турында кисәтте.
–Безнең хәрәкәткә балаларны җәлеп итү идеясе былтыр М.Кәрим исемендәге гимназия концертыннан соң аның директоры Гөлназ Әхмәдиева аларның мәктәбе нигезендә балалар “Кош юлы” эшләргә теләгебез юк микән дип сораганнан соң барлыкка килгән иде, – дип сөйли “Кош юлы” хәрәкәте җитәкчесе Тимур Йосыпов. – Миңа проектны масштаблырак итеп “Тамыр” телеканалы белән эшләү уе килде. Остазыбыз Азамат Юлдашбаев белән киңәшләштем, ул хуплады. Бер-ике көннән Гөлназ Колсарина белән очраштык һәм, аның ягыннан да хуплау тапкач, эш башланды.
–Бу кадәр оешкан һәм барысы да сәләтле булган җәмәгатьчеләрне беренче очравым, – диде “Тамыр” телеканалы директоры Гөлназ Колсарина. – Артур Батыршин менәмен дигән логотип эшләде, балалар кыска гына вакытта видеороликлар төшерде. “Самрау” нәшрияте балаларга футболкалар җитештерде. Билгеле фотохудожник Эдуард Дилмөхәмәтов та кушылды. Проект режиссеры – тәҗрибәле телевизионщик һәм сәләтле кеше Ләйсән Мәҗитова кирәкле телевизион акцентларны куеп чыкты, һәм, минем карашка, балалар арасында башкорт телен популярлаштыруга юнәлтелгән заманча проект барлыкка килде. Уйларыбызны гамәлгә ашырырбыз дип ышанам.
Җиде остаз һәм уналты яшүсмер бардлар бәйгесенә әзерлекне башлады. Проект БСТ каналында 2 мартта Тамырның туган көнендә старт ала.
Читайте нас: