Барлык яңалыклар
Игътибар
16 февраль 2018, 11:42

Балаларга игътибарлы булыгыз

Авыл урамнарында автотранспорт саны елдан-ел арта. Кызганычка каршы, балаларның юл-транспорт вакыйгаларына юлыгу очраклары да булып тора. Бу хәлләр травмалар, фаҗигаләр белән дә тәмамланырга мөмкин.

Баланың юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуы аның гаепле булуы турында сөйләми әле. Балалар хәвефсезлеген кайгырту – иң элек без, өлкәннәрнең, бурычы. Ата-аналар, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтеп, хәвефле хәлләрдән сакларга тиеш.
Балага хәвефсезлек машиналар юлыннан гына түгел, капка төбендәге беренче адымнардан ук башлануын аңлатырга кирәк. Мәктәпкәчә кадәр араны бала белән бергә үтеп, андагы куркыныч участокларны: транспорт йөреше тәртипкә салынмаган юл чатын, тар тротуарларны, автомобильләр куелган урыннарны күрсәтегез. Балагыз өчен мәктәптән өйгә кадәр маршрут төзегез.
Район үзәге урамнарының кайбер участокларында тротуарларның тарлыгын яки бөтенләй булмавын истә тотып, водительләргә дә аеруча сак булырга кирәклеген искәртәбез.
Г.Әлетдинова,
юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор, полиция майоры.
Читайте нас: