Барлык яңалыклар
Игътибар
6 февраль 2018, 11:25

“Ватрушка”лар хәвеф чыганагы

Тау шуу өчен “ледянка” һәм “плюшка”лар, икенче төрле аларны “ватрушка”лар дип тә атыйлар, сәламәтлек өчен куркыныч. Уңышсызрак бәрелсәң я әйләнеп каплансаң, кул-аяк кына түгел, умыртка баганасы сынарга да күп сорамас. Ә кайберәүләр хәтта аларны машинага тагып, кеше утыртып йөрүне дә бернигә күрми. Ватрушкага утырып барган кешеләрнең машина астына керүе, маневрлар ясаганда агачка бәрелү очраклары да юк түгел. Мондый күңелсез хәлләр соңгы арада безнең районда да булды.

ЮХХДИ хезмәткәрләре мондый рәвешле күңел ачуларның хәвефле булуы турында искәртә. Машинасы артына тюбинг тагып кеше йөрткән өчен водительләргә штраф яный. Утырып йөргән кешенең сәламәтлегенә зыян килә калса, водительгә карата җинаять эше кузгатыла.
“Ватрушка”, “ледянка”лар яисә кулдан эшләнгән шундыйрак таккычлар белән автомобиль водителе идарә итә алмый. Бу шулай ук каргизгечләргә дә кагыла. Тормозга басу белән тюбингтагы кешене читкә алып бәрәчәк. Хәвефсезлек турында беркайчан да онытырга ярамый. Сәламәтлегегезне һәм гомерегезне куркыныч астына куеп күңел ачмагыз.
Гөлназ Әлетдинова, ЮХХДИ инспекторы, полиция майоры.
Читайте нас: