Барлык яңалыклар
Игътибар
6 февраль 2018, 11:29

Газ белән сак булыгыз!

Кышкы чорда торак йортларында өстәмә җылыту элементлары, шул исәптән көнкүреш газ ярдәмендә эшләгән приборлар, еш кулланыла. Көнкүреш газны дөрес кулланмау куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Гражданнарга көнкүрештә хәвефсезлек кагыйдәләрен саклау, электр үткәргечләрне, газ приборларын кулланганда, мич ягып җылытканда янгын хәвефсезлеге таләпләре, шулай ук янгын вакытында нәрсәләр эшләргә тиешлекләре турында онытмаска кирәк.
Шартлау куркынычы булган катнашмалар газ белән тәэмин итү системасы һәм аның аерым элементларыннан газның саркып чыгудан барлыкка килә. Моның сәбәбе арматураның тыгыз ябылмавы, сальник тыгызлагычның тузуы, газ үткәргечнең җөе, газ баллонлы җиһазларның корпусы өзелүе, сырлы тоташтыруның герметиклыгы начар булуыннан гыйбарәт. Һава белән кушылган газ катнашмасының шартлавы кешеләрнең үлүе һәм җәрәхәтләнү белән бәйләнгән фаҗигале нәтиҗәләргә, шулай ук биналар һәм корылмаларның шактый җимерелүенә китерергә мөмкин.
Тормышта күренүенчә, тарттырылган түшәм урнаштыру белән шөгыльләнгән гражданнар һәм эшкуарларның күбесе баллоннарны махсус оешмаларда тутыртмый. Бигрәк тә кышкы вакытта норма буенча тутырылмаган җылы урында урнаштырылган баллонда газ киңәеп, бу һава белән кушылган газ катнашмасының шартлавына китерә. Газ баллонының ашалуы да бик хәвефле. Эчендә булган тутыгуны табып булмый диярлек. Шуңа күрә газ баллонлы җайланмаларны куллану белән бәйләнгән эшләрне башкарыр алдыннан махсуслаштырылган оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки аларда баллоннарны газ белән тутыру, саклау нормалары һәм шартлары үтәлә.
Газ баллоннарын шәхси йортларда, фатирларда, бүлмәләрдә, шулай ук кухняларда, эвакуация юлларында, баскыч урнашкан җирләрдә, подвалдагы һәм чарлактагы биналарда, балконнарда һәм лоджияләрдә сакламагыз. Алар янмый торган материаллардан эшләнгән шкафларга, бинага керү урыныннан кимендә 5 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш.
Газ саркып чыкканда көнкүреш газ җиһазларын файдаланмагыз. Газ арматураларын очкын чыгаручы кораллар белән беркетү, аларның тоташмасының ныклылыгын ачык ялкын чыганагы ярдәмендә, шул исәптән шырпы, уткабызгыч, шәмнәр белән тикшерү тыела.
Гади генә хәвефсезлек таләпләрен санга сукмау үзегезнең һәм башкалар гомерен куркыныч астына куюын онытмаска кирәк. Игътибарлы булу һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен саклау, газ җиһазларын вакытында тикшертү күңелсез нәтиҗәләрдән саклар. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда 01 телефон номерына (кесә телефоннары өчен – 101, 102) шалтыратыгыз.
Роспотребнадзорның республика буенча Идарәлеге территориаль бүлеге.
Читайте нас: