Барлык яңалыклар
Игътибар
24 гыйнвар 2018, 13:55

Хәвефсезлек чаралары күрелә

Республикада һәм шул исәптән безнең районда да 22 гыйнвардан 22 февральгә кадәр “Каргизәр” операциясе игúлан ителә. Ул әлеге төр техникада йөрүдә хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итү максатын күз уңында тотып башкарыла. Шушы вакыт кысаларында каргизәр хуҗаларының аның белән идарә итү таныклыклары, техниканың документлары тәртиптә булуы, дәүләт исәбенә куелуы, техник карау үтүе тикшереләчәк.

Бу төр тахникага утыручыларда тракторист-машинист таныклыгында А1 категориясе булырга тиеш. 2000 елга кадәр бирелгән водитель таныклыгында А категориясе булган очракта, ул трактор таныклыгы алганда языла.
Мондый категориягә ия булу өчен укып сынау тотарга туры киләчәк. Курслар Нефтекама шәһәрендә “Автомобилист” җәмгыятендә оештырыла.
Каргизәрне дәүләт исәбенә кую түләүле, хакы 2350 сумнан билгеләнгән. Теркәүсез йөргән өчен беренче тапкырга 1500-2000 сум штраф каралган.
Бу техника дөрес, техник таләпләр нигезендә белеп идарә итмәгәндә аеруча хәвефле. Каргизәрләргә бәйле фаҗигаләр очрап тора. Шул рәвешле үткән ел азагында Бөре районында су төбенә китүчеләр булды, быел Уфа районында аның астында калып һәлак булучылар бар. Шуңа юлга чыкканда зур игúтибарлык сорала. Әлеге операция барышында Бөре районыннан дәүләт инспекторлары, аучылар, табигатьне саклауда җаваплы оешма вәкилләре катнашлыгында рейдлар үткәрелеп, техника төзеклеге, документлары һәм башкалар тикшерелеп, җитешсезлек булган очракта, тиешле чарасы күреләчәк.
И. Мәхмүтов.
Читайте нас: