Барлык яңалыклар
Игътибар
22 декабрь 2017, 17:50

Яңа ел чараларыннан читтә калмагыз

27 декабрьдә Үзәк мәйдандагы чыршы утларын тантаналы кабызу була һәм театрлаштырылган тамаша күрсәтелә. Башлана – 18.00 сәгатьтә.

28, 29, 30 декабрьдә район мәдәният йортында бал-маскарад үтә. 20.00 сәгатьтә башлана.
***
4 гыйнварда Үзәк мәйданда “Кышкы уеннар” (“Зимние забавы”) тамашасы уза, программада Кыш бабайлар парады, мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары каралган. Башлана – 11.00 сәгатьтә.
***
6, 7 гыйнвар көннәрендә 11.00 сәгатьтә физкультура-сәламәтләндерү комплексында хезмәт коллективлары ГТО нормаларын тапшырачак.
***
Спорт объектлары: “Океан” бассейны, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, чаңгы базасы, катоклар 2 гыйнвардан соң гадәти эш режимы буенча эшләячәк.
Читайте нас: