Барлык яңалыклар
Игътибар
22 декабрь 2017, 18:25

Тәмле күчтәнәч сатып алганда иң тәүдә нәрсәгә игътибар итәргә

Һәрберебезнең Яңа ел бәйрәмендә балаларыбызны тәмле бүләк-күчтәнәчләр белән куандырасыбыз килә. Һәм аның сабыйларыбызның сәламәтлегенә хәвеф тудырырлык булмавы беренче урында тора. Бүләкнең дөрес сайланылган булуы хакында безгә Роспотребнадзор үзенең киңәшләрен биреп, аларны бары санкцияләнгән (оештырылган) сәүдә нокталарында гына сатып алырга кирәклеге хакында да искәртә. Татлы бүләк алган чакта нәрсәгә игътибар итәргә?

1. Төргәкнең тышындагы этикеткасында түбәндәге мәгълүматлар булуы мөһим: продуктның исеме, бүләк исемлегенә керүче кондитер эшләнмәләренең исемнәре, эшләүчесенең атамасы һәм аның кайда урнашуы, бүләкнең массасы, товар билгесе (знак), гомум азык берәмлеге хакында мәгълүмат, саклану шарты, эшләнү һәм төрелү датасы, саклану вакыты, куелган шартларга товарның тап килүе турында мәгълүмат.
2. Яңа елның балалар өчен бүләге коробка, картон, полиэтиленнан һ. б. эшләнгән яки пластмасса, йомшак уенчык та булуы мөмкин. Аның тышында маркировка-этикеткасы сату хәвефсезлеге технологиясенә яраклы итеп эшләнелгәне турында да әйтеп торсын. Маркировканың сатып алучы тарафыннан укылырлык һәм аңлаешлы булуы да кирәк.
3. Кап-упаковкасы нык-лы ябылган, формасы бозылмаган, эчендә булган тәмлекәчләрне тышкы йогынтыдан сакларлык булсын.
4. Продукциянең составына игътибар итү мөһим. Леденец, карамель, арахис һәм абрикос төше, алкоголь, натураль кофе, этил спирты, шулай ук сагыз булган конфетлар рөхсәт ителми!
5. Кондитер җыелмасы составына уенчык та керергә мөмкин. Мондый очракта, бүләктәге уенчык, үзенең махсус кабында һәм аның да маркировкасы язылуы, травма китерерлек булмавы шарт. Кап-тышы булмаган уенчык-ларны аерым, ашамлыклардан тыш салу мөһим.
6. Мондый Яңа ел бүләкләрен сатып алганда кулланучы товарның хәвефсезлеге һәм сыйфаты турындагы документлар белән укып таныша ала. Аларын кулланучы сорый икән, сатучы документларны сатып алучыга тәкъдим итәргә бурычлы.
7. Кулланучының түләнгән акчаны кире кайтаруны сорарга яки сыйфатсыз товарны сыйфатлысына алмаштырып алырга хокукы бар.
Хәерле Яңа еллар Сезгә һәм Сезнең балаларыгызга.
З. Зарипова, Бөре территориаль бүлегенең 1нче разрядлы белгече.
Читайте нас: