Барлык яңалыклар
Игътибар
15 декабрь 2017, 11:27

“Кайнар элемтә” эшли

Соңгы елларда илдә эпизоотик хәл киеренке кала. Республика биләмәләренә бруцеллез, тилчә, дуңгызларның африка чумасы, эре мөгезле терлекләрнең нодуляр дерматиты кебек аеруча хәвефле авыруларның үтеп керү куркынычы бар.

Чир таралуның төп чыганагы – ул рөхсәтсез читтән мал кертү. Рөхсәтсез мал һәм малчылык продукциясен кертү фактларын ашыгыч рәвештә ачыклау һәм БР ветеринария Идарәлегенең тиз арада чаралар күрүен тәэмин итү максатында ветеринария өлкәсендә законлылыкны саклау мәсьәләләре буенча “Кайнар элемтә” булдырылды.
Кайнар линиягә 8-800-77-55-828 номеры аша 8.00–20.00 сәгатьләрдә һәркем бушлай шалтыратып, законсыз маллар һәм малчылык продукциясе алу-сату, күпләп маллар үлү яисә авыру, йорт яки кыргый хайваннарның үләксәләрен табу, малчылык продукциясе хәвефсезлеге, дәүләт ветеринария хезмәте эшенә карата дәгъва белдерү һәм тәкъдимнәр кертү, малларда куркыныч авырулар таралуга кагылышлы башка сораулар буенча мөрәҗәгать итә ала.
Шалтыратуларга ветеринария табиблары һәм республика ветеринар станциясе хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Читайте нас: