Барлык яңалыклар
Игътибар
15 декабрь 2017, 11:38

Чаңгы ярышы үтә

23 декабрьдә район үзәгенең Сабантуй мәйданында хезмәт коллективлары арасында чаңгы ярышлары үтә.

Бәйгенең девизы – “Чаңгычылар – наркотикларга каршы”, ул сәламәт тормыш алып баруны, наркотикларга каршы көрәшне пропагандалау, хезмәтчәннәрнең актив ялын оештыру, иң оста чаңгычыларны ачыклау максатын күздә тота. 11 сәгать 10 минутта старт бирелә. Спортчылар 11.00 сәгатькә кадәр чаңгы базасына килеп теркәлергә тиеш.
Читайте нас: