Барлык яңалыклар
Игътибар
13 декабрь 2017, 10:38

Алдакчы боздан сак булыйк!

Салкыннар башлану белән агым көчле булмаган елга, күлләр туңа башлады. Шул ук вакытта хәвеф тә артты. Юка боз ватылуы аркасында ел саен кеше гомере өзелә. Еш кына мондый хәлгә балалар һәм балыкчылар тарый. Күңелсезлеккә очрамас өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү шарт.

Калынлыгы кимендә 10-12 сантиметрдан юка булган боз кеше өчен хәвефле дип исәпләнә. Елга, күл өстеннән барганда, аяк астында боз чатнавын ишетсәгез, әкрен генә шуышып хәвефле урыннан китү ягын карагыз. Шулай ук башка кагыйдәләрне дә онытырга ярамый: балыкка ялгыз йөремәгез, боздагы һәр адымыгызны очлы башлы таяк белән тикшерегез, бүтән балыкчылардан кимендә өч метр ераклыкта утырыгыз, суүсемле, чүп җыелган урыннарга якын бармагыз, боз чатнаган җирдән ерак йөрегез, уелган мәкедән су ургыла башласа, бу урыннан китегез, коткару чараларын алдан хәстәрләгез, бозда исерткеч эчемлекләр эчмәгез.
Гомумән, ихтыяҗ булмаса, юка бозга керүдән тыелып торыгыз. Кеше гомере юл кыскартып экономияләнгән вакыттан яисә тотылган балык күләменнән күпкә кыйммәтрәк, шуны истә тотыгыз.
А.Таһиров,
азкерешле суднолар буенча инспекциянең патруль хезмәте төркеменең дәүләт инспекторы.
Читайте нас: