Барлык яңалыклар
Игътибар
6 декабрь 2017, 18:27

Бала кулындагы шырпы – хәвеф чыганагы

Агымдагы елның узган чорында Борай районы территориясендә 21 янгын булып, берсендә кеше үлде.

Күбесенчә кешеләр үлеме белән тәмамланган янгыннарның алкоголь куллану һәм тәмәке тартуга бәйле булуы яшерен түгел. Райондагы һәлакәт белән тәмамланган очракта да янгынның сәбәбе тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү булган.
Ата-аналары тәмәке тарткан балаларның шырпы һәм зажигалкалар белән уйнау куркынычы зур. Бала кулына эләккән шырпы хәвефле коралга әверелә, шуңа күрә ул бала ала алмаслык җирдә торырга итеш. Аларны шырпы белән уйнарга ярамый дип, гел кисәтеп торырга кирәк. Чөнки балаларның ут белән уйнавы сәбәпле янгыннар республика территориясендә көн саен чыгып тора. Ә без, өлкәннәр, балаларыбызны бәла-казадан курчалау өчен барын да эшләргә тиешбез.
Янгын сәбәпләрен анализлаулардан күренүенечә, балалар гына түгел, хәтта кайсыбер өлкәннәрнең дә ут, ут чыганаклары белән эш итә белмәве, эстремаль хәлләрдә югалып калу, балигъ булмаган балаларга игътибар җитмәү, аларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрүне оештырмау аркасында чыга янгыннар.
Янгын чыгуны кисәтү өчен гади генә хәвефсезлек чараларын үтәү дә җитә: ятакта тәмәке тартмаска, корылмалар янында учак якмаска, басуларда, урман буйларында чүп, кипкән үлән яндырмаска кирәк.
Ут чыга калса, коткару хезмәтенә – 01, кәрәзле телефон аша 101, 112 номерларына шалтыратыгыз.
С.Кашапов,
Яңавыл районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча бүлегенең өлкән дознавателе.
Читайте нас: