Барлык яңалыклар
Игътибар
30 ноябрь 2017, 17:49

Сыекландырылган газ баллоны – яшерен хәвеф чыганагы

Бүгенге көндә монтажлау өчен гади һәм артык зур чыгымнар таләп итмәүче тарттырып киертелә торган (натяжной) түшәмнәр киң таралу алды. Әмма уңайлылык белән бергә фатирлардагы бу атрибут аны урнаштыручыларның гына түгел, ә фатир хуҗалары һәм, гомумән, күпкатлы йортта яшәгән барлык кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен дә зур хәвеф чыганагы булып тора.

Соңгы арада мондый түшәмнәрне урнаштырган вакытта шартлаулар һәм янгыннар ешайды, чөнки монтажлау вакытында түшәм полотносын тиешле температурага кадәр җылыту өчен җылылык пушкасы кулланыла. Ә мондый пушка сыеклатылган газ белән эшли һәм түшәм монтажлаган җирдә һәрвакыт потенциаль хәвеф чыганагы булган газ баллоны тора.
Газ баллоннары шартлау, бөтен Русиядәге кебек үк, безнең регионда да вакыты-вакыты белән кабатланып тора. 2017 елның гыйнвар аенда Белоретта квартирда газ баллоны шартлап, бер кеше вафат булды, икесе зыян күрде. Апрельдә Татарстанның Пестрецы авылында шәхси йортта газ баллоны шартлаудан бер кеше үлде, икесе җәрәхәтләр алды. Сентябрь аенда Алтай краенда торак йортта шундый ук шартлау вакытында биш кеше каза күрде. Октябрьдә Краснодар краенда шәхси йортта газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә бер кеше үлде һәм өчесе зыян күрде. Ноябрь аенда Ижау шәһәрендә квартирда газ баллоны шартлаганнан биш кеше вафат була.
Әлбәттә, бу кайгылы статистика уйланырга мәҗбүр итә. Квартирда ремонт эшләре башкарырга уйлыйсыз икән, газ баллонын бүлмәгә кертмичә эшләү юлларын табарга тырышыгыз. Тартылучы түшәмнәр куйганда электр ярдәмендә эшләтелүче җылылык пушкаларын кулланырга яисә, газ үткәрүче шлангларның хәвефсез урнашуына игътибар итеп, газ баллонын урамга урнаштырып эшләү вариантларын карарга кирәк. Болай эшләгәндә үзегезгә дә, йортыгызга да куркыныч янамас.
Көнкүрештә газ баллоннарыннан файдаланганда хәвефсезлек тәэмин итү өчен кулланучылар үзләре җаваплы. Чөнки кысылган, сыекландырылган яки эретелгән газлар белән эшләү аерым хәвефсезлек чаралары күрүне таләп итә.
Читайте нас: