Барлык яңалыклар
Игътибар
6 сентябрь 2017, 16:10

Йортсыз кала күрмәң

Йорт-кураны, яшәгән өйләрне бәла-казадан, ут-күздән саклау – һәрберебезнең төп бурычларының берсе

Безнең республикада да соңгы вакытта табигать афәтләре еш булып тора һәм алар зур зыян сала. Көчле җил-давыллар, янгыннар, су басулар нәтиҗәсендә күп гаиләләр йорт-җирсез калган очраклар соңгы елларда еш күзәтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәлеге мәгúлүматларына караганда, 2016 елда барлыгы 4135 янгын очрагы теркәлгән, алардан күрелгән матди зыян суммасы 167 миллион сумга якын булды.
Бүгенге көннәрдәге хокукый актлар буенча зыян күргән гражданнар хөкүмәттән бик аз күләмдә матди ярдәм ала. Үзеңнең мал-мөлкәтеңне саклауда бердәнбер дөрес юл булып аларны страховкалау тора.
Торакны страховкалау күп илләрдә гомум кабул ителгән норма исәпләнә, ә Русия Федерациясендә исә ул нибары 20 процент кына тәшкил итә. Монысы да күбесенчә фатирларын ипотека кредитына алучыларга туры килә.
Безнең райондагы йорт-кураларның да 30 проценты гына страховкалана. Аны якынча һәр өч йортның берсе дип әйтергә була, ләкин бу бик аз.
2016 нчы елда унҗиде урында янгын чыккан. Шулардан алты йорт кына страховкаланган булып, зыян күрүчеләргә миллион 810 мең сум күләмендә матди ярдәм бирелде. Бу елда уналты янгын очрагы шактый зыян салды. Шулардан нибары дүрт өй страховкаланган иде.
Гражданнарның мал-мөлкәтен көчле җил-давыллар да юкка чыгара. Бу төр күңелсезлекләр – безнең районга да хас күренеш. Мисалга 2016 елда Шабайда һәм быелның 17 июлендә Иске Тукран авылында булган гарәсәтләр хакында әйтергә була.
Үткән ел нәтиҗәләренә караганда, район буенча 300 страховка вакыйгасына барлыгы 5 миллион 269 мең сумлык акча түләнгән. Бу елда исә 128 очракка миллион 731 мең сум акча килгән зыянны каплатуга бирелде. Шулардан 122 очрак – көчле җилләр өлешенә, дүртесе – янгынга, икесе гражданнарның мөлкәтен урлау һәм аларга аңлы рәвештә зыян салуга туры килә.
Мал-мөлкәтне барысын берьюлы һәм аерым да страховкаларга мөмкин. Мәсәлән, йорт җиһазларын, аеруча кыйммәтле әйберләрне, көнкүреш приборлары һәм техникасын, күчмә мөлкәт һ.б. Страховкалау полисы гражданнарның мөлкәтен янгыннан, су басудан, урлаудан һәм башкалардан саклый. Кайсы мөлкәтне нинди суммага, күпме вакытка страховкалауны клиент үзе хәл итә. Бүгенге страховкалау программаларында тарифны киметергә, экономияләргә, ташламалардан файдаланырга мөмкинлекләр тудырылган.
Шулай ук билгеләнгән сумманы бүлеп түләргә дә була. Һәр страховкалау агентының җаваплы үз участогы бар, ул шундагы клиентлар белән эшли һәм аларга уңайлы вакытта килә. Сораулар белән, әлбәттә, төп офиска да мөрәҗәгать итәргә була.
В. Ганиев,
“Росгосстрах”ның Борайдагы агентлык филиалы җитәкчесе.
Реклама хокукында.
Читайте нас: