Барлык яңалыклар
Игътибар
6 сентябрь 2017, 16:53

Консервлар эчендә хәвеф тә бар

Ботулизм – азык белән агулануның куркыныч бер төре, аны профилактикалау башка авырулар арасында беренче урында тора.

Ботулизм спорасының токсиннары булган азык организмга эләккәндә, көчле агулану барлыкка килә. Бу споралар туфракта була һәм начар юылган яшелчә-җимеш, җиләкләр белән банкаларга эләгә. Өй шартларында консервлар эшләү ботулизм микробларын юкка чыгара алмый. Ботулотоксин кислородсыз мохиттә үсеш ала, герметик ябылган консервлар – куркыныч агулану барлыкка килсен өчен менә дигән уңайлы шарт. Бу иң көчле табигый агу кешенең нерв системасын зарарлый һәм үлемгә китерә. Шуның өчен өй шартларында әзерләнгән гөмбә, яшелчә-җимеш, ит, балык консервлары иң куркынычы булып тора.
Күңел болгану, косу, нык хәлсезләнү, баш әйләнү, авыз кибү, тавыш бетү, күзләрдә әйберләрнең икәү булып күренүе, ризык йотуның авырлашуы, сөйләм бозылу – ботулизмга юлыгу билгеләре. Агулануның инкубацион (яшерен) чоры ике сәгатьтән берничә тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин. Медицина ярдәме вакытында күрсәтелмәсә, агулану үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Консервлаганда бары тик яңа җыелган яшелчә-җимеш кенә кулланырга, аларны яхшылап юарга, банкаларны стерильләштерү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, әзер консерваларны караңгы, салкынча урында сакларга кирәк. Гөмбә җыйганда тамырын сак кына кисеп алыгыз, кәрзингә туфрак эләгеп башкаларын да пычратмасын. Капкачы кабарган консервларны кулланмагыз, бу микроблар үрчүнең төп билгесе. Сатып алганда консервларның яраклылык вакытын карарга кирәк, базардан өй шартларында әзерләнгән гөмбә, яшелчә-җимеш консервларын сатып алырга ярамый.
Агулануның беренче билгеләре күренү белән табибка мөрәҗәгать итегез.
Л. Шамиданова,
БР буенча Роспотребнадзор идарәлегенең Бөре территориаль бүлеге начальнигы урынбасары.
Читайте нас: