Барлык яңалыклар
Игътибар
5 сентябрь 2017, 16:47

Гәзиткә языл һәм бүләк от!

Сентябрьдә 2018 елга подписка кампаниясе башлана. Республика буенча “Яраткан басмаңа языл” марафоны үтә. Үз иткән матбугат басмаларына язылып, кыйммәтле призлар ота аласыз.

“Атна саен бүләк”. Бу исемдәге акциядә катнашу өчен үзебезнең район “Алга” гәзитенә алты айдан ким булмаган вакытка язылырга һәм квитанция күчермәсен редакциягә китерергә яисә почта аша салырга кирәк. Октябрьдән декабрь уртасына кадәр атна саен бүләкләр уйнатылачак, бәхет елмайган һәм бүләк откан абунәчеләрнең фоторәсемнәре гәзит битендә бастырылып барачак. Республика басмаларына язылганнар шулай ук бу акциядә катнаша ала, моның өчен гәзит яки журналның редакциясе адресына квитанция күчермәсен җибәрегез. Квитанцияләрне уйнатканда кем отасын белеп булмый, алар очраклы рәвештә тартып чыгарыла. Бәхетегезне сынап карагыз, бәлки бу юлы нәкъ Сезгә бәхет елмаер һәм кыш мәлендә кирәк булачак товарлар отып сөенерсез.
“Бәхетле авто” акциясе ноябрьдә үтә. Анда катнашу өчен алты айдан ким булмаган вакытка район “Алга” гәзитенә язылырга һәм редакциягә квитанция белән килеп махсус наклейка алырга кирәк булачак. Шарт буенча автомобильче стикерны машинаның арткы тәрәзәсенә ябыштырып йөрергә тиеш. “Бәхетле авто” акциясендә отучылар ноябрь ахырында район үзәгендә алдан хәбәр ителгән урында (гәзиттә, шулай ук басманың сайтында һәм социаль челтәрләрдә) билгеләнәчәк. Автомобильчеләр өчен тәгаенләнгән бүләкләрне уйнату бирелгән стикер ябыштырылган машинада килгән абунәчеләр арасында, җыелган халык алдында башкарыла.
“Суперприз от!” акциясенә кушылу өчен берьюлы берәр район һәм республика басмасына язылырга кирәк булачак. Алты айдан ким булмаган вакытка подписка рәсмиләштергәннән соң квитанцияләрнең күчермәсен түбәндәге адреска юлларга кирәк:
450077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45, “Башкортстан Республикасы” матбугат йорты, вакытлы матбугат тарату бүлеге. Суперприз иясе 2018 елның февралендә билгеле булачак. Очраклы 21 кеше сайлап алыначак. Төп приз телевизор һәм юлдаш телевидениесе кабулиткече. Моннан тыш ике телевизор һәм өч юлдаш телевидениесе кабулиткече, 15 планшет уйнатылачак. Җиңүчеләрнең исемнәре һәм фоторәсемнәре матбугат битләрендә дөнья күрәчәк. Суперприз алучы бүләкләнү өчен Уфага чакырылачак.
“Сәламәт булыгыз!” акциясе 2018 елның февралендә республика, район яки шәһәр басмаларына еллык подписка рәсмиләштергәннәр арасында үтә. Конкурста катнашу өчен квитанция күчермәсен 450077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45, “Башкортстан Республикасы” матбугат йорты, вакытлы матбугат тарату бүлегенә “Сәламәт булыгыз!” конкурсына” дип билгеләп салырга кирәк. Призга сәламәтлекне тикшерү җиһазлары (тонометр, глюкометр һ.б.) отачаксыз.
Бу акцияләр “Башкортстан Республикасы” матбугат йорты дәүләт унитар предприятисе гәзит, журналларына язылучылар арасында үтә. Аларның тулы исемлеге белән www.rbsmi.ru сайтында таныша аласыз.
Катнашыгыз! Бүләкләр отыгыз! Реклама
Читайте нас: