Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 гыйнвар 2021, 02:00

Сәламәтлек

Кайвакыт аз гына салкын тидереп алсаң да, каты ютәл интектерә башлый. Йөткерүдән котылу өчен ышанычлы берничә рецепт тәкъдим итәбез.

*Уртача зурлыктагы 2-3 суганны вак итеп турап, чирек стакан шикәр комы, 1 стакан тулыр-тулмас су кушып, 15-20 минут кайнатып ясаган төнәтмәне һәр өч сәгать саен 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.
*Алоэ үпкә ялкынсынганда, ютәл озак дәвам иткәндә һәм бронхит белән авырганда кулланыла. Моның өчен ярты стакан суга 300 грамм бал һәм алоэ яфракларын салып, ике сәгать сүрән утта кайнаталар.
* Көнгә 5-6 тапкыр ярты стакан сөткә ярты стакан яңа сыгылган кишер согы салып эчсәң, йөткерүдән дәваланып була.
*Томау төшкәндә борынга яңа сыгып алынган чөгендер согы тамызырга киңәш ителә.
Читайте нас