Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 ноябрь 2020, 11:25

Салкын тигәннән шифалы төнәтмә

Мондый төнәтмәнең башка бик күп авыруларга да файдасы тия.

Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебезгә ясарга да мөмкин.
Моның өчен алоэ гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борыч, бер аш кашыгы кипкән канлы үлән (чистотел) ваклап турарга кирәк. Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга. Арытабан төнәтмәне суыткычта сакларга.
Әлеге төнәтмәне салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан урыннарга, пешкән урынга, томау һәм гайморит булганда танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.
Шулай ук, төнлә тезләр, аяк балтырлары сызлаган чакта уынырга киңәш ителә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Salkin-tig-nn-n-shifali-t-n-tm-541542/
Фото: Маргарита Гимазетдинова
Читайте нас: