Әле күптән түгел Абзай авылы тарафындагы Ягафәр хәзрәт чишмәсен төзекләндерүдән соң, аны ачу тантанасы оештырылган иде. Шуннан соң чишмәгә кешеләр күпләп килә дә башлады. Безнең районнар гына түгел. Республика көнен бәйрәм иткән чорда кызларым белән, ә икенче көнне күрше районда яшәгән туганнарым, өченче көнне тагын икенче районнан килгән дусларым белән әлеге чишмәгә бару бәхетен кичердем. Чишмәләр янында болай да тереклек энергиясен ныклы тоясың, ә бу – Ягафәр хәзрәт чишмәсендә аеруча җылы, йомшак, тын юлларын киңәйтер талгынлык сизәсең. Каенлык авылыннан су алырга килгән ир-атның, биредә җәй көннәрендә, кышын да күпләп су эчсәң дә тамакка бөтенләй бәрми, дигәнен ишеттем. Салкын сулы чишмәләрдән эчсәң тамакны эләктереп ала торган кеше булганлыктан, моны мин дә сынап карарга булдым. Шөкер, тамагым шешеп чыкмады. Шушы өч көн чишмәкәйгә баруыбызда, анда килгән кешенең өзелмәвенә игътибар иттем. Теләкләр теләп суга тиен акча салганнарын да күзәтергә туры килде. Андагы ике чишмәнең дә күзенә, чыккан урынына салынмасын иде ул акчалар. Һич тә булмаса, чишмәдән агып чыгып, үз юлын алган инешчегенә бәрсеннәр иде. Аккош күленә тиен акча ташлау гадәткә кергәнгәме, халык биредә дә шулай итә. Акчаның таза булмавын, миллионнар кулыннан үткәнлеген исәпкә алсаң, гигиена ягыннан чишмәгә акча салуны ярамаган эш дип кабул итик. Кеше бирегә килә-китә, өзелеп тормый. Шунлыктан язгы сулар кереп, чишмәгә агып төшмәслек урында, килүчеләргә күренеп торган җирдә бәдрәф тә ясап куелса, бик яхшы булыр иде. Ике як таудан да машиналарда килгән халыкка, юл өстенәме бәдрәф ясалып кую мотлак кирәк, минемчә. Кемнәрнеңдер җәһәтен үтәргә куак төбенә йөгерүләре тиздән шакшылык тудырачагы көн кебек ачык. Изге чишмәнең сихәтле суы турында бер-берсенә сөйләп торган һәм әлеге төзекләндерү эшләрен башкарган кешеләргә рәхмәт сүзләре яңгыравына да шаһит булдым. Минемчә, килүчеләр чишмә янында белгән догаларын укыса үтә яхшы булыр. Ә инде бу чишмә янында авыз күтәреп җырлаулар килешмидер димен. Әүлия-хәзрәт чишмәләре янында болай эшләү ярамаган эш. Башка чишмәләр кырында моңлансаң, җырласаң да килешәдер, әмма бу – изге чишмә. Аннан соң, электән чишмә янында җырласаң, чишмә тавышны урлый дип әйткән халык сүзләрендә дә ниндидер уйланырлык мәгънә ятадыр.
Хәзрәт чишмәсенә килүчеләрнең байтагы, моннан күренеп торган каеннар арасында Ягафәр хәзрәтнең кабере барлыгын белүчеләрдер, аларның шунда барганын да күрдем. Без дә туганым белән шунда юлландык. Изге кабер күркәм итеп кәртәләнеп алынган. Хәл җыеп, тынлыкта уйларга бирелеп утыра берәүләр, кемдер белгән догасын укый, моның өчен эскәмияләр дә куелган. Каберне тәрбияләп торучыларга һәрберсе рәхмәт әйтә. Тик, өмә ясап булса да, шундагы тирә-якны, каберне уратып алган мәйданны тазартып алуны оештырырга кирәк булыр иде. Савап аласы килгән, вакыты булган кешеләр килер иде андагы биек-биек булып үскән курайларны тазартырга. Туганнарым, дусларым да шуны киңәш итте. Районыбызның халык килеп манзара кылып китә торган бер күркәм җире барлыкка килгән дип, куанып кайттык. Әмма өмәгә – күмәгрәк булып, оешканлык белән барып тазарту оештырсак, тагын да ямь өстәлер, Ягафәр хәзрәтнең изге рухы да шатланыр иде. Әткәндәй, республикабызның башка районнарында әүлия-хәзрәтләрнең зират-каберләрен зыярәт итәргә бик күп кеше йөри. Баймак районындагы Мөҗәүир хәзрәт, Күгәрчендәге Шамигол хәзрәтләрнең каберләре һәм аларның әүлиялеге, изгелеге турында бөтен Русиягә таралган. Борай әүлия-изгеләренең дә каберләрен, чишмәләрен тәртипкә китерү башланды, әлеге эш артыннан йөрүчеләрнең һәммәсенә халык рәхмәте ирешер. Чишмәне фотога төшерсәң дә, каберне төшерү ярамаган эш икәнен халыкка әйтеп тору кирәкмидер дә инде.