Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
7 октябрь 2020, 14:50

Кәбестәне ничек сакларга?

Аны дөрес итеп сакласаң, яз көне дә кетердәп торачак.

Кәбестәне яшелчә саклау урынында, подвалда, базда рәт белән 2-3 кат итеп тезеп, яки элгечкә, кадакка элеп саклыйлар.Шулай ук тактадан эшләгән, киңлеге — 1, биеклеге 0,5-0,6 метр булган тартмаларга кәбестә башларын пирамида рәвешендә тезеп чыгарга мөмкин.Калын кәгазьгә төрелеп куелган кәбестә башлары кыш буена подвалда яхшы саклана. Тик анда соң өлгерә торган сортларны гына куярга кирәк. Кәбестә озак саклансын, дисәгез, иң тыгыз, җитлеккән һәм бозылмаган башларны сайлап алыгыз, ә күчәнен 3 сантиметр чамасы калдырырга киңәш ителә.Кәбестәне температурасы - 0...1 градус, һава дымлылыгы 90-95 процент булган урында саклыйлар.Фото: ikirby.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/K-best-ne-nichek-saklarga-487776/
Читайте нас: