Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 сентябрь 2020, 12:35

Пионнарны аерып утыртырга вакыт

Бакчада гөрләп үскән күпьеллык чәчәкләргә көзен аеруча игътибар кирәк.

Бу уңайдан Русия Авыл хуҗалыгы үзәге Башкортстан филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге белгече Мәнәвәрә Хисаметдинова чәчәк үстерүчеләргә киңәшләр бирә.— Күпьеллык чәчәкләр — флокс, астра, дильфиниум, лилия, ландыш, примулаларны бүлеп, яңа урыннарга утыртырга була. Бөреләре сәламәт булган үсентеләрне утыртыгыз, ә авыруларны секатор белән кисеп ташлагыз, киселгән урынына агач көле сибегез. Шулай итсәң, авыру керми, череми дә. Һәр үсентене башта алсу төстәге марганцовка эремәсенә салып торырга кирәк. Бу ысул авырулар булдырмау өчен бик шәп.Бакчада пионнарны бүлеп, күчереп утыртырга була. Август ахыры-сентябрь башы - моның өчен уңайлы вакыт.Розаларны да кышка әзерли башлагыз. Кипкән чәчәкләрен, ботакларын, куакның уртасыннан үсеп чыккан яшь ботакларны кисеп алырга кирәк. Әгәр авырулар күренсә, 1 процентлы сода эремәсе, яки "Фитосоприн- М" препараты белән эшкәртегез.Клематис — бик иркә куак. Аңа әле фосфор һәм калий да кирәк: бер куакка 0,5 аш кашыгы суперфосфат һәм калий җитә. Киләсе елда клематис матур һәм эре чәчәкләр белән сөендерсен, дисәгез, 2 грамм бор кислотасын бер стакан кайнар суда эретегез. Бу катнашманы 10 литр суга кушып, куакка сибегез, — ди Мөнәвәрә Сөләйман кызы.
Фото: 6cotok.boltai.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Pionnarni-aerip-utirtirga-vakit-439286/
Читайте нас: