Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 октябрь 2019, 17:20

Сер итеп кенә...

Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килгәндә, кулланылмаган пакетлы чәй салсагыз, ис бер көндә югалыр.

Канализацияләр торбасын чистарту өчен... тоз кулланыгыз. Торбага тозны салып, кайнаган су белән юдырып җибәрегез.
Ваннаны агарту өчен ике аш кашыгы кальцийлы содага ике аш кашыгы чәй содасы кушып, бу катнашманы алдан юешләтеп куелган ваннага буягыз. Биш минуттан соң 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч-отбеливатель салып, ярты сәгатьтән юып алыгыз.
Янган, төбе көйгән кәстрүл эченә чәй содалы яки тозлы су салып төнгелеккә калдырыгыз. Икенче көнне шул суы белән утта кайнатып алыгыз һәм савытыгыз җиңел чистартылыр..
Үтүктәге кызган эзләрне нашатырь спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып үтүгегезне тазартыгыз.
Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озак торыр.
Ысланган казылыкны салкын суда тотсаң, аның тышчасын салдыру уңайлы булыр.
Суыткычка чистартылган бер баш суган куйсаң, ул барлык ят исләрне үзенә сеңдереп торыр.
Ризык турый торган тактаны уксус салынган су белән чистартып торыгыз.
Калаклар, пычаклар һәм башка металлдан эшләнгән әйберләр ялтырап торсын өчен ун минутка аларны бәрәңге пешкән суга салыгыз.
Итле аш кайнап чыкканнан соң бер сәгать үткәч тоз салалар, ә борчак һәм фасольгә пешеп җиткәч.
Макарон пешергән суга бераз сөт яки аш шулпасы өстәсәң тәмле була.
Балык пешергәндә тәмсез ис чыкса, балык янына петрушка, сельдерей салыгыз.
Элпәле, картрак итне фаршка чыгаруы авыр, шуның өчен иттарткычның пычагына чорналмасын өчен, аз гына үсемлек мае кушарга кирәк. Бер килограмм иткә ике аш кашыгы җитә.
Карабодай боткасы тәмле булсын өчен суны ярмадан ике тапкыр күбрәк алыгыз. Ботканы тәүдә көчле, соңыннан сүрән утта пешерегез.
Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булганда, кәстрүле белән салкын су салынган савытка утыртып куегыз.
Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Тоз майда эреми!
Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка тәмләткечләр салмагыз. Иң яхшысы – яшел үлән.
Табага камыр ризыклар ябышмасын өчен пергамент кәгазе җәяләр. Ул булмаганда принтер өчен кулланыла торган кәгазьне майлап салырга була.
Керләнгән якага нинди дә булса шампунь ышкып машинага салсаң, күлмәктә бернинди дә тап калмый.
Лимонны урталай кисеп, аңа канәфер кадап кровать янына куегыз – тыныч йокларсыз.
Крахмал пыяланы ялтырата. Бер литр суга бер аш кашыгы крахмал кушып тәрәзәләрегезне юыгыз һәм яхшылап корытыгыз.
Миләүшә Әхмәтҗанова әзерләде.
Читайте нас: