Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 сентябрь 2019, 18:03

Теплицаны кышка әзерлибез

Теплицагыз сезгә озак еллар хезмәт итсен өчен аны тәрбияләргә кирәклеген дә онытмагыз. Уңышны җыеп алгач, аны кышка һәм киләсе чәчү циклына әзерләргә кирәк.

Эшне җыештырудан башлагыз. Барлык сабакларны җыеп алгач, чүп үләннәрен утагач, теплицаны юарга да кирәк.Башта каркасны һәм поликарбонатны тышкы һәм эчке яктан яхшылап юыгыз. Моның өчен гади сабын эремәсен куллансагыз яхшырак. Бу эремә ярдәмендә теплицаны пычрактан арындырып кына калмыйча, аны корткычлардан да чистартып булачак дигән сүз. Теплицадагы араларны да онытмагыз, чөнки аларда зыянлы бөҗәкләр һәм аларның личинкалары калырга мөмкин.
Поликарбонатны юу өчен составында көчле селте булмаган чараларны кулланыгыз. Коры һәм каты чүпрәк белән юу да килешмәс. Иң яхшысы — поликарбонатны кырмас өчен йомшак чүпрәк файдалану.
Теплица эчен җентекләп чистартканнан соң, аның ишекләрен һәм форточкаларын ачып, җилләтергә һәм тулысынча киптерергә кирәк. Цинкланган каркаслы теплицаны дезинфекцияләү өчен күкертле шашкалар кулланмагыз. Болай эшләгәндә ул карала.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: