Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 сентябрь 2019, 13:29

Бүген сез махмырдан әллә?

Рульгә дә утырырга кирәкме? Шулай булганда берүк махмыр исен басам дип түбәндәге ризыкларны куллана күрмәгез. Алар аны көчәйтә генә.

Беренчесе — күәс. Иртә белән кипкән тамакны күәс белән чылату дөрес булмас. Ул әчетелгән продукт һәм аны организмдагы “иске чүпрәгә” өстәп кую исне арттырачак кына. Хәл дә яхшырмаячак, кеше җиңелчә кәефләнеп китәргә дә мөмкин.
Кефир да әчетелгән продукт. Җитмәсә, бераз гына градуслы да. Бу авыздан килгән исне көчәйтә.
Катык, кымыз, йогурт та шундыйлардан.
Җиләк-җимешкә дә үрелми торыгыз әле. Алардагы кислота “перегар”ны тагы да көчәйтә.
Тозлы кыяр, помидор, кәбестә дә бер якта торып торсын.
Сарымсак махмыр белән буталса, ни буласын күз алдына китерергә дә куркыныч.
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: