Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 август 2019, 12:05

Хуҗабикәләр өчен

Хуҗабикәләр өчен иң кызу эш чоры. Бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Һәркем үзе үстергән яшелчәләреннән төрле салатлар, помидор, кыяр тозлау һәм маринадлау белән мәшгуль.

Помидорны маринадлау
1 литрлы банканың төбенә 2 лавр яфрагы, 6 бөртек кара борыч, түгәрәкләп киселгән 1 баш суган салына. Шуның өстенә рәт белән тыгыз йомшаклы помидор тутырыла. Өстенә шулай ук түгәрәкләп киселгән суган салына. Шуннан өстенә маринад салырга.
Маринадны әзерләү: 1 л суга 10 лавр яфрагы, 15 бөртек кара борыч, 15 бөртек гвоздика, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр салына. Кайнап чыкканнан соң, шуңа 3 аш кашыгы уксус өстәлә. Шуннан соң банканы капкач белән каплап 15 минут стерилизациялиләр. Банканы ябар алдыннан маринадны капларлык итеп аз гына көнбагыш мае өстиләр.
Кыярны маринадлау
Чиста банка төбенә укроп эшләпәсен, керән яфрагы, сарымсак телемнәре, лавр яфрагы, түгәрәк кара һәм хуш исле борыч, канәфер, кызыл борыч, кориандр салып, юылган кыярларны 3 литрлы банкаларга тутырырга. Кайнап чыккан суны салырга, суынганчы тотарга һәм кәстрүлгә түгәргә. 2 аш кашыгы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы салып кайнатырга салган суны . Кайнап чыккан маринадны банкаларга салырга,1 аш кашыгы уксус салып, каплап, өстен аска әйләндереп карангы урынга куярга.
Гүзәлия Мостафина
Читайте нас: