Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
29 август 2019, 17:26

Кышка салатлар ясыйбыз

"Татлы" салаты Бу салатны ясар өчен 2 кг помидор, 2кг кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 гр шикәр комы, 150 гр үсемлек мае, уксус кирәк.Помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, уксус салып 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 см калынлыкта турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга.

“Рассольник”
Әлеге салат бары тик аш өчен генә. Кыш көне тиз арада аш пешереп алырга туры килсә, әлеге әзер рассольникны гына салып җибәрергә кирәк.
Салат өчен кирәкле әйберләр: кыяр, помидор, суган, кишер һәм 700 яки 800 граммлы перловка кирәк булачак.
Иң элек перловканы 10 минут аерым пешереп алабыз. Аерым савытка 2,5 килограмм чистартылган кыяр, 700 грамм суган, 800 грамм кишер, 1,5 килограмм помидор турап сала торабыз. Аннары алар өстенә перловканы салабыз.
Әлеге катнашмага 10-15 кара борыч, 2 стакан су, 400 грамм зәйтүн мае, 6 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, 2 лавр яфрагы һәм дә 150 грамм уксус салабыз.
45 минут пешерәбез дә, банкаларга тутырып куябыз.
Гүзәлия Мостафина
Читайте нас: