Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
19 август 2019, 13:23

Ташкабакны кемгә ашарга ярый, кемгә – юк?

Ташкабак үзенең структурасы белән ашказаны һәм эчәклек ялкынсынуы китереп чыгарырга сәләтле түгел. Аны ашказаны-эчәк тракты һәм шикәр чире авыруларыннан интегүчеләргә ашарга киңәш итәләр.

Ташкабакның суты нерв системасын тынычландыра, ә бу үсемлекнең пешерелгән чәчәкләре ярдәмендә тире авыруларын дәвалыйлар.
Өлкәннәр менюына ташкабакны ашказаны-эчәк тракты функцияләрен һәм канны яңартуы өчен кертәләр. Өстәвенә, аларны кулланып, кешеләр атеросклероз үсешенә каршы көрәшә.
Төрле яшьтәге кешеләргә тозсыз һәм майсыз пешерелгән, өлгереп җитмәгән ташкабакны сидек кудыру чарасы буларак кулланырга мөмкин. Бу очракта аларны кабыгы белән пешереп ашарга кирәк. Аның эчке йомшагы һәм орлыгы да файдалы. Орлыкларны кыздырмыйлар, бары тик духовкада киптереп, көненә 15-25 данә ашыйлар.
Ташкабак бөерләр өчен файдалы булса да, бөере чирле кешеләргә аларны артык куллану зыян китерергә мөмкин. Моннан тыш, аны пешмәгән килеш гастрит һәм ашказаны җәрәхәте авырулары белән интегүче кешеләргә кулланырга ярамый.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: