Үзенчәлекле эчемлек. Япония галимнәре алма серкәсен матур гәүдә өчен яхшы эликсир дип атаган. Аны көн саен суга кушып, ике калак эчкәндә 12 атна эчендә 2 килограмм югалтып була. Бернинди диетасыз!
Көн дәвамында азыкны киметә барырга кирәк.
Рационыгызны болай бүлегез: бер көнлек ризыкның иң күп өлешен иртән һәм төш ашагыз, ә кич азрагын. Калорияләр организмга көндез кирәк.
Көненә углеводлы азыкны 250 граммга гына киметкән хәлдә дә берничә ай эчендә 9 килограммга ябыгып була, ди белгечләр. Углеводлы ризыклар – икмәк, макарон, бәрәңге, сыра һәм шикәр кушылган барлык азыклар.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru