Хәзер файдалы үләннәр өлгергән вакыт. "АиФ Здоровье" сайты буыннар авыртудан куллана торган мазь ясау рецепты белән бүлешкән.
Кипкән сары мәтрүшкә белән меңьяфрак үләннәрен тигез өлеш алып, бер-берсенә кушып бутарга кирәк. Су ванночкасында вазелинны эретеп, аңа шушы үләннәрне бергә-бер нисбәттә кушасыз да яхшылап болгатасыз. Вазелины каткач, мазь әзер була. Аны суыткычта сакларга киңәш ителә.
Хәзер кәбестә өлгереп килгән вакыт. Аны да буыннар сызлаудан файдаланып була.
Кәбестә яфрагына бал сылагыз да авырткан буыныгызга куегыз, өстен целлофан белән каплагыз һәм киҗе-мамык шарф урагыз. Мондый компрессны ике сәгать тотарга кирәк, дип яза "Интертат".
Источник: kiziltan.rbsmi.ru