Киләчәгегезне беләсегез килсә, бүген, шайтан таягы өзеп, мендәр астына салып ятыгыз. Төнлә күргән төшегездә сорауларыгызга җавап булачак, имеш.
Бүген иртән үк бал кортлары тынгысыз оча башласа, ә үрмәкүч кояш батканчы пәрәвез өстендә утырса, алдагы көннәр яңгырсыз, җылы булачак.
Этләр үлән өстендә тәгәри башласа, көннәр бозылачак.
Иртән үлән-чәчәкләрнең исләре гадәттәгедән ныграк сизелсә, тиздән яңгыр булачак.
Бүген күргән төш тормышка аша торган, ләкин куркыныч түгел.
Төшегездә энҗедән төймә күрсәгез, аны сатып алып тагарга кирәк. Бу төймә сезне һәм якыннарыгызны бәла-казалардан саклаячак.
26 июньдә туган кешеләр иртә торырга ярата, диләр. Аларга алмаз ташы килешә.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru