Төнәтмә болай әзерләнә: 0,7 литрлы банкага сирень чәчәкләрен тыгызлап тутырыгыз һәм өстенә савыт тулганчы аракы коегыз. Аннары, капкачын ябып, караңгы урынга 20-30 көнгә алып куегыз. Бер айдан соң сыекчаны сөзеп алырга кирәк.
Сирень төнәтмәсе белән төнгелеккә сызлаган аякларыгызны уыгыз. Файдасын үзегез дә тоярсыз.
Искәрмә: төнәтмәне эчәргә ярамый! Аны бигрәк тә балалар кулы җитмәслек урынга алып куегыз. Сәламәт булыгыз!
Чыганак:kiziltan.rbsmi.ru