Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 март 2019, 12:25

Теш щеткасын ташламагыз!

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен резина перчатка киегез дә, аны юешләп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең йоннары перчаткага җыелачак. * Салат яфракларын тозлы суда юсаң әйбәтрәк.
* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.
* Суга аз гына шикәр салып, шуның белән чайкасагыз, кулдагы май бетәр.
* Иске теш щеткасын ташламагыз – кафель плиткалар арасын юарга бик уңайлы ул.
* Линолеумга элекке матурлыгын кайтару өчен теш пастасы белән ялтыратырга кирәк.
* Каһвә фильтрларын телевизор һәм компьютер экраннарын чистарту өчен кулланырга була.
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: