Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 июль 2018, 11:20

Бил авыртса, йоклап булмаса...

Бил авыруы белән гомерендә һәркем очраша. Авыруның аеруча көчәйгән вакытында урында ятып дәваланалар. Урын тигез һәм тыгыз матраслы булырга тиеш. Тездән бөкләнгән аяклар астына катлап төрелгән одеял кыстырып, чалкан яталар. Бу арка мускулларын йомшартырга, авыртуны киметергә ярдәм итә.

Әгәр бил авырту уңайсыз хәрәкәт нәтиҗәсендә нерв кысылудан килеп чыкса, болай эшләгез: турникка, агач ботагына һәм шундыйрак башка әйбергә ике кул белән тотынып, кулларда тартылып югары күтәрелегез дә, кулларны ычкындырмыйча гәүдәне йомшартып, кискен генә түбән төшегез. Гәүдәне болай селкетүдән кысылып калган нерв “ычкына”. Турникта асылынып торган хәлдә гәүдәне җай гына төрле якка боргалау да бил авыртканда файда бирә.Йокысызлык төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә килеп чыга. Иң элек нервны тынычсызлый торган гадәтләрдән котылу бик мөһим. Йоклар алдыннан телевизор карарга киңәш ителми, ашау, шулай ук, зарарлы. Йокларга 3-4 сәгать кала ашарга кирәк. Каты чәй эчү дә яхшы түгел, яшелчә ризыклары ашау да тынычсызлыкка китерергә мөмкин. Ятар алдыннан өйдәге вак-төяк эш белән шөгыльләнү дә файда бирә. Әйтик, мал-туарны карау, ямау, бәйләү кебек эшләр белән шөгыльләнү дә файдалы. Саф һавада йөреп керү дә зыян итмәс. Йокы алдыннан сукыр кычыткан төнәтмәсен җылы килеш эчеп ятсаң, шулай ук яхшы. Кайбер кешеләр, мәсәлән, юк-бар нәрсәләр уйламас өчен күзләрне йомган килеш санап ятуның да файдасы барлыгын әйтә. Җылы суга 10-15 грамм бал болгатып эчеп яту да тыныч­ландыра.
Источник: kiziltan.ru
Читайте нас: