Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 июль 2018, 11:41

Триммер – яхшы, чалгы – яхшырак!

Соңгы елларда июнь-июль айларында авылда да, шәһәрдә дә мотоцикл гүләвен хәтерләткән тавыш яңгырый. Сүз триммер белән үлән чабучылар турында бара. Аларның берсе эшләп туктау белән, икенчесе кабына. Аннары бу “моң”ны өченчесе дәвам итә. Ә бит, уйлап карасаң, үләнне гади, ата-бабалар ысулы белән, чалгы ярдәмендә дә чабарга мөмкин.

Чалгы белән триммерны чагыштырып карыйк. Әйе, триммер үләнне такыр итеп, җирдән кырып диярлек ала. Нәтиҗәдә, җәй дәвамында ихатада яшел чирәм үстерергә мөмкин. Ягулыкка ярыйсы гына акча таләп ителә. Электр энергиясендә эшләгән триммер да акча саный. Чалгы үләнне триммер кебек такыр алалмый. Әлбәттә, оста печәнчеләр бу фикер белән килешмәскә дә мөмкин. Вакыт азрак таләп ителә, ягулык та кирәкми, электр энергиясе дә сарыф ителми. Иң мөһиме – күршеләрнең теңкәсенә тигән тавыш та чыкмый. Чалгыны дөрес сапларга һәм файдалана белергә генә кирәк. Әйтик, түмгәкле, яссы булмаган урыннарны 5нче, 6нчы санлы чалгы белән чабалар. Яссы урында 9нчы, 10нчы санлы чалгы эшкә җигелә. Саплаганда тоткычның кендектән булуы мотлак. Агач сап урынына, кибеттән алюминий торба алып, сап итеп файдаланырга да мөмкин. Үлән таң белән чык кипкәнче, яки яңгырдан соң аеруча яхшы чабыла.
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: