* Чәй, каһвә һәм какао пешерү өчен кайнамаган су алырга кирәк. Кайнаган суны яңадан кайнатып пешергәндә аларның хуш исе, тәме бетә.
* Тәмле һәм хуш исле булсын өчен 2-3 төрле чәйне бергә салып пешерәләр.
* Әле генә ясаган чәйне яки каһвәне озак тотмагыз, аның төсе бозыла һәм тәме китә.
* Каһвә тәмлерәк булсын өчен, пешергән вакытта аңа бераз аш тозы салырга кирәк.
* Чәйне сөтләп эчкәндә, башта чынаякка – чәй, аннары сөт, шуннан соң гына кайнаган су агызалар.
* Лимонны чәйгә кабыгын әрчеп, чәй ясалып беткәч кенә салырга кирәк. Шулай эшләгәндә, чәйнең төсе сакланып кала.
* Какао порошогын башта – шикәр комы, аннары җылы су салып, төерчекләре калмаслык итеп әйбәтләп изәргә, шуннан соң гына кайнаган сөткә салып кайнатып алырга кирәк.
* Бөртекле каһвәне тартыр алдыннан коры табада киптерсәң, ул хуш исле һәм тәмлерәк була.